Ураза гаете белән!

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле
мөселманнарыбыз!
Кадерле райондашлар!


Сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен алып килә. Рамазан аенда без уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Әлеге изге гамәлләребезне һәм саваплы эшләребезне алга таба да дәвам итсәк иде.

Мөселманнар һәрвакыт рухи чисталыкка, җан пакьлегенә, иман ныклыгына омтыла, бердәмлекнең мәгънәсен аңлап яши, якты
киләчәккә өмет уята. Алар башка традицион дин вәкилләре белән күп гасырлар буе дустанә мөнәсәбәттә, шуның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Дингә омтылучы милләттәшләребез өчен Азнакай җирлегендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Ураза бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International