"ЭКОВЕСНА-2023" конкурсы турында мәгълүмат

2023 елның 16 мае, сишәмбе

ЭКОВЕСНА-2023 акциясе кысаларында һәм чишмәләрне торгызу һәм саклау, аларны тиешле хәлдә тоту, су сыйфатын яхшырту һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында Азнакай муниципаль районы территориясендә чишмәләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде.

Азнакай муниципаль районы территориясендә чишмәләрне төзекләндерү буенча конкурсны Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты оештыра.

Азнакай муниципаль районы территориясендә чишмәләрне төзекләндерү буенча Конкурс (алга таба - конкурс) 2023 елның 15 апреленнән 2023 елның 31 маена кадәр үткәрелә.

Конкурсның максаты-табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, булган чишмәләрне төзекләндерү, халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүдә чишмәләрнең әһәмиятен арттыру.

Конкурста Азнакай муниципаль районы территориясендәге чишмәләрне төзекләндергән барлык милек формасындагы физик затлар, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр катнаша.

Җиңүче

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International