Бүген «Таллы Бүләк» хуҗалыгы базасында машина белән саву операторлары һәм көтүне тулыландыру буенча технологлар арасында конкурс узды. Биредә 16 савымчы һәм 13 технолог катнашты.
Конкурсантларны һәм катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарына һәм хуҗалык алдынгыларына бүләкләр тапшырды.