Азнакай волейболчылары республикада беренчелекне кабат расладылар

2023 елның 30 мае, сишәмбе

27-28 май көннәрендә Зәй шәһәрендә дәүләт хезмәте башкарма органнары, муниципаль районнар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында физкультура һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә торган муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы исәбенә волейбол буенча ярышлар узды.

Азнакай командасының алтын составы үзенең капитаны, район Советының оештыру бүлеге башлыгы Эльвира Галиева җитәкчелегендә соңгы өч елда республика муниципаль хезмәткәрләре арасында беренчелектән калышмый. Безнең кызлар бу юлы да үзләренең лидерлыкларын расладылар һәм Спартакиаданың алтын медальләренә лаек булдылар.

Азнакай волейболчылары чыгыш ясаган хатын-кызлар командалары төркеменә Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәрләренең иң көчле 12 командасы керә. Ярышларда Казан шәһәре командасы икенче урынга лаек булды. Өченче урынны Әлмәт шәһәре җыелма командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International