Азнакай укучыларының уку-кыр җыеннары уза

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Җыеннар программасы буенча хәрби әзерлек курсларын барлык Азнакай мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары уза.
 

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин балаларны сәламләү өчен палаткалы лагерьга килде. Әлеге чараның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп, егетләргә җыеннар кысаларында чараларны уңышлы башкаруларын теләде.

– Сез-киләчәктә Ватанны саклаучылар. Монда сез беренче сугышчан ныклык аласыз. Бу осталык сезгә киләчәктә дә кирәк булачак, - диде ул.

Җыен башлыгы Илһам Салифов хәбәр иткәнчә, 77 укучы өч көн дәвамында корал һәм химик саклану чаралары белән эш итү күнекмәләренә өйрәтеләчәк, сафка әзерлек, каравылчы сыйфатында дежурлык тәртибен үзләштерәчәк, тактик әзерлек һәм төрле физик күнегүләр башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International