Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны "Сабантуй"милли бәйрәме белән котлады

2023 елның 10 июне, шимбә

Хөрмәтле азнакайлылар, бәйрәмебез кунаклары! Сезне татар халкының иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең туган як һәм юмарт җир, ата-бабаларыбызның бай мирасы белән рухи бәйләнешебезне чагылдыра.

Аның борынгы хезмәт сөючәнлек һәм кунакчыллык традицияләре, буыннан-буынга тапшырыла, безнең һәрберебезгә якын һәм кадерле. Чыннан да халык иҗатының чагылышы булган Сабантуй төрле милләт вәкилләрен җәлеп итә, төрле халыклар арасында дуслыкны, үзара аңлашуны, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә. Туган мәдәнияткә һәм телгә мәхәббәт уятучы, патриотизм хисе тәрбияләүче халык бәйрәмнәре зур әһәмияткә ия була.

Сабантуй хезмәт батырлыкларына һәм игелекле эшләргә, якты казанышларга илһам бирә. Чәчү тәмамланганнан соң үткәрелә торган бәйрәм традицион рәвештә хезмәт казанышларына йомгак ясау булып тора. Районның 100 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнарында язгы кыр эшләре быел да уңышлы тәмамланган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International