Азнакайның Чатыр тавында фольклор фестивале узды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Азнакайның Чатыр тавында фольклор фестивале узды

Бүген Азнакайда “Чатыр тауда җыен” исемле төрки халык иҗаты фестивале узды.

Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, татар халык әдипләре Марсель Галиев, Газинур Морат катнашты.

“Азнакайның мәгърүр Чатыр тавы менә үндүртенче елын җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен яңартып-саклап яшәүче иҗат коллективларын үз итәгенә җыйды. Фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, инде онытыла барган матур көй-моңнарын  яшь буынга җиткерүдә  зур роль уйный һәм ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин зур чараны ачып.

Ул ерак араларны якын итеп килгән барча кунакларга зур рәхмәтен белдерде, күркәм гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап, туган җиребез белән горурланып, дус булып яшәргә чакырды.

Фестиваль төбәгебезнең чал гасыр тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Татарстанның атказанган артистлары Равил Галиев һәм Фирдания Хәйруллина үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Фестивальдә Татарстан, Башкортостан республикалары, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән 50 гә якын фольклор коллективы чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International