Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча конкурс

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия карары белән «Халык контроле» конкурсы игълан ителде:

- Татарстан Республикасында яшәүчеләрне исемнәрдә һәм язуларда, белешмәләрдә, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча;

- шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы кыяфәтен рәсмиләштергәндә куллануны популярлаштыруга.

Конкурсны оештыручы-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы, Г.Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе модераторы.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1. "Иң актив кулланучылар";

2. "Татарстан Республикасы Югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар арасында иң актив кулланучылар";

3. "Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә торган продукцияне (товарларны) иң иҗади бизәү, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементлары белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан учреждениеләрне һәм оешмаларны бизәү";

4. "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында конкурсны иң яхшы оештыру";

5. "Иң кызыксынучан җитәкче."

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасы Югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар арасында иң актив кулланучылар» номинациясе буенча 24 җиңүче билгеләнәчәк, калган номинацияләр буенча – 3 җиңүче.

Конкурс җиңүчеләре «Конкурс җиңүчесе» басма дипломнары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында үткәреләчәк.

Конкурсның кагыйдәләре, катнашу тәртибе һәм шартлары конкурсны үткәрү турындагы Нигезләмәдә җентекләп күрсәтелгән.

Конкурсның кагыйдәләре, катнашу тәртибе һәм шартлары турында конкурсны үткәрү турындагы Нигезләмәдә җентекләп белергә мөмкин.

Район гражданнарын конкурста актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International