Кояш сугу

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасының югары температурасы урнашу сәбәпле, кайбер кешеләр дискомфорт кичерә ала. Бу ярсучанлык, агрессивлык, еш кына курку, кәефнең кискен бозылуы, йокысызлыкта чагыла.

         Эссе һава торышы барлык яшь төркемнәрендә халыкның сәламәтлеге торышына тискәре йогынты ясый. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган затлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар зыян күрә. Эссе җәйге чорда кешеләр ешрак медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Югары артериаль кан басымы, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, миокард инфаркты булган авырулар саны арта.

         Эссе сугу дип организм эшчәнлегенең авыр бозылуы атала, ул тәннең артык кызуы белән бәйле һәм йокысызлык, баш авыртуы, гомум көчсезлек, баш әйләнү белән үрелеп бара. Әгәр дә тән кызуын туктатмасаң, кешенең бите кызара, тән температурасы 40°С кадәр күтәрелә, косу һәм эч китү дә күзәтелә. Кызуның сәбәпләре бетерелми икән, зыян күрүче саташа башлый, күз алдына күренә (галлюцинацияләр башлана), аннары авыру аңын югалта, йөзе агара, салкын тир бәреп чыга, пульс ешая. Бу авыруның һәлак булуына китерергә мөмкин, шуңа кичекмәстән аңа ашыгыч рәвештә медицина ярдәме чакыртырга кирәк.

         Кояш сугу – башның капланмаган өлешенә кояш яктысының озак йогынтысы нәтиҗәсендә баш мие эшчәнлегенең бозылуы. Ул баш авыртуы, сүлпәнлек, косу белән характерлана. Аның нәтиҗәләре бик җитди булырга, хәтта йөрәк туктарга мөмкин. Авыр очракларда – кома. Авыр формада һәм ашыгыч медицина ярдәме булмаганда, кояш сугуның 20-30 процент очракта үлем белән тәмамлана.

Кояш сугуның җиңел дәрәҗәдәге билгеләре: баш авырту; укшыту; гомум хәлсезлек; сулыш алуның һәм пульсның ешаюы; күз карасының киңәюе.

Уртача дәрәҗә кояш сугу билгеләре: укшыту һәм косу белән көчле баш авырту; кискен адинамия; колак тонуы; тотрыксыз йөреш; хәрәкәтләрнең ышанычсызлыгы; аңны югалту; сулыш алуның һәм пульсның ешаюы; борыннан кан агу; тән температурасы 38-40°С.

Авыр дәрәҗә кояш сугу билгеләре:

Ул кинәт үсә; битнең тиресе агара; аң бутала, комага китү куркынычы да зур; көзән җыеру; тән температура 41-42°С кадәр күтәрелә; кинәт үлем.

Эссе һәм кояш сугу вакытында беренче ярдәм:

- Зыян күрүчене караңгы урынга яки кислород җитәрлек һәм нормаль дымлылык дәрәҗәсе булган салкынча бинага күчерергә.

- Зыян күрүчене мәҗбүри рәвештә яткызырга кирәк.

- Муен һәм ашык сөяге (щиколотка) астына әйбер куеп, башын һәм аякларын күтәрергә кирәк.

- Зыян күрүченең өске киемен салдырырга.

- Күп итеп салкынча су эчертеп, минераль су яхшырак, чәй кашыгы очында шикәр һәм тоз өстәргә була.

- Зыян күргән затның битен салкын су белән юешләтеп, маңгаена һәм муенына салкын юеш чүпрәк куярга.

- Салкын су белән теләсә нинди чүпрәкне юешләтеп аның белән күкрәгенә суккаларга, шулай ук гәүдәсен 20 градустан җылырак булмаган су белән коедырырга ярый яисә юеш җәймә (простыня) белән уратырга.

- Башына, баш астына яки маңгаена суык компресс, боз кисәге, суык шешә куярга.

- Зыян күрүчене җилләтеп торырга

- Әгәр авыру коса башласа, тын юлларын тазартырга һәм бер як кырыйга борырга кирәк.

- Әгәр тын алуы авырайса, нашатырь спирты иснәтергә.

- Тын алу тукталганда, аңын югалтканда, пульс беленмәсә, медикларны көтмәскә, сулыш ала башлаганчы һәм йөрәк эшчәнлеге барлыкка килгәнчегә кадәр зыян күрүчегә ясалма сулыш һәм йөрәк массажын эшләгез.

Эссе һәм кояш сугуны кисәтү максатыннан түбәндәге чараларны үтәргә киңәш ителә:

         кояш нурлары астында мөмкин кадәр азрак булырга тырышыгыз; һава үткәрә торган якты кием-салым (мамык, җитеннән) һәм баш киеме киегез; тәүлегенә 2,5-3 литр су эчәргә; артык ашамагыз, өстенлек сөт продуктлары һәм яшелчәләргә бирегез; кояшның иң актив сәгатьләрендә (12.00-16.00 сәгатьләрдә) тәнне кояш нурларыннан ябык кием-салым, кремнар, зонтлар ярдәмендә сакларга кирәк; алкоголь кулланмаска – бу организмның хәле начараюына китерәчәк; декоратив косметика кулланмаска: эсседә тире нык сулый һәм тирли, шул рәвешле, тән температурасын киметә; мөмкин булганча, көненә берничә тапкыр салкын душ керергә; температура 25 градустан югарырак булганда актив спорт белән шөгыльләнмәскә; эмоциональ тынычлыкны сакларга тырышырга кирәк.

 

Әлмәт районының “Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International