Эш урынын оештыруга саксыз караш, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Без мондый очраклар турында көн саен диярлек ишетәбез. Ә менә күптән түгел Түбән Камада торак йортта газ шартлавы булды.
Хезмәтне саклау буенча район Координация советының бурычы-мондый бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау. Совет әгъзалары предприятиеләрдә, оешмаларда, учреждениеләрдә хезмәтне саклау буенча күчмә утырышлар үткәрәләр. Чираттагы чара Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесендә узды.