13 августта Төзүчеләр көне билгеләп үтелә!

2023 елның 13 августы, якшәмбе

Бу көнне без төзелеш комплексы белгечләрен – архитекторларны, проектлаучыларны, инженерларны, ташчыларны, кранчыларны, безнең районның йөзен формалаштыручы, торак йортлар, социаль билгеләнештәге биналар һәм башка күп нәрсәләрне төзүчеләрне һәм ремонтлаучыларны хөрмәтлибез. Безнең тирәдә төзелгән бар нәрсә аларның оста куллары белән төзелгән һәм берничә буынга хезмәт итәчәк.

Быел без ЗАГС бүлекчәсенең яңа бинасын ачтык, ул нефтьчеләр ярдәме белән төзелде. Җәй көне азнакайлылар өчен үз ишекләрен заманча "Тау"яшьләр үзәге ачты. Хәзерге вакытта Яна Юл микрорайонында футбол манежы төзү буенча эшләр дәвам итә.

Профессионализм һәм җаваплылык, төзүчеләрнең үз эшләренә тугрылыгы районыбызга яхшырак булырга ярдәм итсен! Иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә эштә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International