Белем көне алдыннан беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Традиция буенча, Белем көне алдыннан муниципаль районда, бөтен Татарстандагы кебек үк, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә, аңа район җитәкчелеге вәкилләре, спонсорлар, предприятие коллективлары кушыла. Хәйрия акциясе кысаларында Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З. Шәйдуллин һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты А. Ф. Ягафаров булачак беренче сыйныф укучыларын котладылар һәм уку кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырдылар.

- «Бердәм Россия» партиясе гамәлгә ашырган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру. яхшы традициягә әверелде. Быел районда беренче тапкыр парта артына 711 бала утырачак. Аларның 150се өчен шундый бүләкләр әзерләнгән, – дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International