Кура җиләгенең файдалы үзлекләре

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Россиядә бакча кура җиләге киң таралган. Иң популяр сортлары: Кузьмина яңалыгы, Награда, Рубин, Усанка, Прогресс һәм башкалар. Бакча кура җиләгендә шикәр (9% ка кадәр), органик кислоталар (2% ка якын), пектин матдәләре һәм витаминнар (с, В, В2, В6, РР, Е, каротин) бар. Тәмле һәм хуш исле җиләкләрне яңа пешкән килеш кулланалар, алардан кайнатма, желе, как әзерлиләр.
Кура җиләгеннән ясалган вареньеның салкын тию вакытында сыналган чара икәнен һәркем белә.
Ә җиләк тагын нәрсә белән ярдәм итә ала?
Баш миенең эшен яхшырта. Антиоксидантлар ярдәмендә кура җиләге хәтернең яшь буенча начараюын булдырмаска ярдәм итә. Моннан тыш, бу җиләк баш миендә яңа нерв күзәнәкләре үсүгә ярдәм итә.
Кандагы шикәрне киметә. Кура җиләгендәге азык җепселләре һәм полифеноллар кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә, аның кискен сикерешләрен булдырмый кала.
Йөрәкне саклый. Даими рәвештә, аз-азлап кура җиләге ашасаң, йөрәк сәламәтлеген саклап калырга мөмкин. Тикшеренүләр раслаганча, бу җиләкне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлем куркынычын киметә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International