Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2025 елның 07 августында   21 сәгатьтән 08 августында 21 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 08 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  томан, яшенле яңгыр, боз явуы мөмкин,   кыска вакытлы җил 15-20 м/с ка кадәр көтелә.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Яшен вакытында:

    Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз хәрәкәт итүдән туктасагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнне көтегез. Автомобильгә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшләве бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен үткәнне көтәргә кирәк.

    Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Град булганда:

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бинада булганда мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларын  кулланмагыз;

 - урамда булганда,  ышык урын сайларга тырышыгыз,  башны боз сугудан саклагыз (кулларыгыз белән, сумкагыз, кием-салым белән каплагыз);

- Агачлар ышыгын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, эре боз кисәкләре һәм көчле җилләр агач ботакларын сындыра ала, бу сезгә өстәмә зыян  китерергә мөмкин.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

· Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да яткан урында тартмагыз!

· Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

· Төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәренә артык авырлык китермәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

 · Электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:

Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

Яңгыр астында калсагыз:

Җир асты юлларына һәм башка затлы биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак булган биналарда яшеренергә тырышыгыз.

Әгәр дә яңгыр сезне бинада очратса

Әгәр дә сез урнашкан бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

Әгәр дә яңгыр сезне транспортта очратса

Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырыйдагы уң рәткә (юл читенә) акрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормоз кулланмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз Су бик тиз килеп чыкса, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.

Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.

Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз..

Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.

Кинәт  тормозга басудан сакланырга  кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International