Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Консультация - метеорологик күренешенең 2025 елның 29 декабрендә
18 сәгатьтән 30 декабрендә 08 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү
2025 елның 29 декабрендә кич, 30 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый,шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.
Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз..
Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тэгэрмэчлэрнен торышына игътибар итәргә;
2. Кисәк туктамаска;
3. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
5. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;
3. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
4. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
5. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.