Мал чалуның үз җае бар...

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Без бала чагында сугым чоры зур бер бәйрәмне хәтерләтә иде. Аңа хәзерлек хәстәрен хуҗалар декабрь ае урталарында ук күрә башлыйлар, кирәкле коралларын, җиһазларын әзерләп, кемнең кайчан эре мал чаласын билгеләп куярлар иде. Ярдәмләшергә терәлеп торган күрше-тирә ир-атлары, хатын-кызлары керә. Ә төп йоланы, гасырлардан килгән шартларны саклап һәм төгәл үтәп, урамның күп еллардан сыналган, алыштыргысыз сугымчысы башкара. Андыйлар турында: «Кулы җиңел, малны куркытмый, шуңа сугымы да йомшак, тәмле була», – диләр иде...

       Инде заманнар үзгәрде. Авылларда хәзер сугым йоласын, тәртибен белүче ир-егетләр дә калмады. Шуңа да элек изге гамәл саналган әлеге эшне кайбер урыннарда акча яки аракы бәрабәренә теләсә кем үти башлады. Әле берәү сөйләп тора, район авылларының берсендә эре мал чалу бәясе 2000 сум икән. Андыйларга инде җитди таләпләр дә куя алмыйсың. Таможня берлегенең «Ит һәм ит продукцияләре куркынычсызлыгы турында»гы техник регламенты (анда торак йорт янәшәсендә суелган мал итен базарга сатуга чыгарырга ярамавы турында сүз бара) быелның 1 гыйнварыннан көченә керде. Регламент таләпләрен үтәү йөзеннән районда бердәм терлек чалу пункты булдырылган иде инде. Ул кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр конторасы ихатасында урнашкан.

– Терлек чалу цехы бездә 1979 елдан бирле эшли. Аны бердәм пунктка әверелдерү турында карар ителгәч, бинаны тулысынча ремонтладык, су линияләрен алыштырдык, җылы керттек, ветеринария лабораториясен җиһазладык. Сугымчы вазифасын бөтен таләпләрне җиренә җиткереп эшләүче Илһам Самирханов башкара, – ди җәмгыять директоры Тәнзилә Кәримова. Әзер итне шушында ук ветеринария табибы тикшерә һәм сатуга рөхсәт бирә торган келәймә суга.

      Шулай да әлеге таләпләр белән килешмәүчеләр дә бар.

– Нигә мин әллә кайда алып барып, акча түләп, малымны суйдырып йөрергә тиеш?! Моңа кадәр малны гел ихатада суеп эшкәртә идек әле. Мин генә түгел, мал сату белән шөгыльләнүче бик күпләр бу карарга теш-тырнаклары белән каршы. Бердәнбер акча эшләү юлы иде мал асрап сату. Хәзер авыл кешесен шуннан да мәхрүм итәргә җыеналар, – ди Әнәс Гыйләҗев та.

      Ә ни өчен махсус урын булдыру турында карар кабул ителгән соң?

– Малны шәхси хуҗалык ихатасында чалган очракта ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләрен тулысынча үтәү мөмкин түгел. Мал калдыкларын, мәсәлән, җиргә күмеп куярга мөмкиннәр. Каны да шунда ук ага. Ә бу катгый тыела торган хәл, – диде безгә Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рөстәм Әхмәтшин. – Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм хайван өчен уртак булган кайбер йогышлы чирләрне китереп чыгарырга да мөмкин.

       Әлбәттә, махсус җиһазландырылган пунктларда әлеге хезмәт бушлай башкарылмый. Бер баш мөгезле эре терлекне суеп, эшкәртеп биргән өчен 1,5 мең сум алалар. Махсус автомобильләрдә терлекне алып килү дә түләүле: бер чакрым юл хакы – 13,67 сум. Мәсәлән, Чәкән авылыннан берәү малын алып килә икән, юл өчен 546 сум түләргә тиеш була. Эшкәртүне дә кушсаң, 2046 сум була дигән сүз. Нәтиҗәдә бу ит бәясенә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Соңгы араларда кибетләрдә дә иткә хак арту күзәтелә. Авыл кешеләре үзләре бер-берсе белән киле шеп, суярга илтәсе малларын бервакытта илтү өчен транспорт чакыртса, очсызгарак төшәчәк.

     Әйтергә кирәк, бу кагыйдә мөгезле эре терлеккә генә түгел, ә сатуга бара торган теләсә кайсы ит продукциясенә карый.

    Менә шулай, җәмәгать, һәр яңалыкны бик авырдан кабул итәбез дә, яңадан барыбер күнегәбез. Шулай да әлеге регламент мал асрап көн күрүчеләр өчен чираттагы аяк чалу булмас дип ышанасы килә.

     Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар агымдагы елның 1 маена кадәр терлекләрне элеккечә, ягъни махсус пунктларга алып килми генә эшкәртә алулары хакында билгеле булды.

 

Наил Абдуллин

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International