Кечкенә вакытта әниемнең икмәк пешергәнен кызыксынып карап тора идем. Бигрәк тә пешкән икмәкнең хуш исе җәлеп итте мине. Өйгә генә түгел, мич торбасы аша урамга ук таралган икмәк исеннән ипинең кайсы йортта пешергәннәрен белеп була торган иде хәтта.
Моның хикмәтен мин еллар үтеп, үсә төшкәч кенә аңладым. Сере – икмәк пешерү өчен колмак белән камыр әчетүдә икән бит. Хәзер камыр ризыкларын пешергәндә синтетик чүпрәгә өстенлек бирәләр. Тиз дә, җайлы да бит, күпме кирәк, шулкадәр кабартырга була. Тик менә сәламәтлеккә файдасы турында бик уйлап бетермибез шул. Колмак белән баш изеп, икмәк пешерүчеләр юктыр дип ялгышканмын икән. Шәһәрдәге бер кибеттә сатып алучыларның арыш оныннан пешкән “Украинский”, “Дарницкий” һәм беренче сорт ак икмәкне күпләп алуына игътибар иттем. Минем кызыксынып карап торуымны күргәч:
– Боларны үзебезнең “Азнакай икмәге” комбинатында махсус колмак белән пешерәләр. Гел шул икмәкләрне алам, ашказаны җиңел эшкәртә, сәламәтлеккә файдалы. Бозылмыйча озак саклана да, – дип аңлатырга ашыкты танышым.
Минем өчен чын ачыш булды бу. Югалмаган икән бит әби-әниләребездән калган традиция. Аны үзебезнең “Азнакай икмәге” комбинаты хезмәткәрләре дәвам итә икән, ләбаса.
“Азнакай икмәге” комбинатына сәяхәт ясагач, икмәк пешерүнең үзе бер сәнгать булуына төшендем. Ипи һәм кондитер эшләнмәләре өчен онны да үз җирлегебездән алалар. Биредә нәкъ элеккечә, әбиләребез ысулы белән колмактан чүпрә кайнатыла, ипигә баш ясалып, әчетелә. Ипи камыры үзле булып, кабарып пешә, әчетү ипигә хуш ис бирә. Моннан кала биредә икмәк-булка ризыкларының барчасына да лактобактерин кушыла. Ул табигый рәвештә организмнан зарарлы микробларны юк итә, ашкайнату системасын яхшырта. Яңа пешкән “Украинский”, “Дарницкий” һәм беренче сорт ак икмәк районыбызның барлык эре сәүдә нокталары: “Эссен”, “Шифа”, “Магнит”, “Пятерочка”, “Чатыр тау”, “Солнышко”, авылларның райпо кибетләрендә сатыла.
Колмак белән пешерелгән икмәк, булка ризыкларын күрше Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Карабаш, Урыссу, Мөслим районнары, Җәлил бистәсендә дә бик яратып алалар. Арыш оныннан пешкән “Украинский”, “Дарницкий” һәм беренче сорт ак икмәкне халык тиз арада алып бетерә.
Искереп, кибет киштәсендә продукциянең озак ятканы һәм кире кайтарылуы сирәк күренеш.
Икмәк тиешенчә пешергәндә генә сыйфатлы һәм тәмле килеп чыга ул. Биредә хезмәт куючы тәҗрибәле икмәк пешерүчеләр тәмле булсын өчен аңа җан җылысын да кушалар шул. Бәяләрнең кесәгә сукмавы, заводтан урамга хәтле таралган колмаклы икмәкнең хуш исе дә җәлеп итәдер сатып алучыларны.
Элеккеге традицияләрне сакласа да, “ искегә ябышып” ятмый завод. Ул заман белән бергә атлый, яңа заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Цехка өр-яңа ремонт ясалган, чиста һәм якты, иркен, уңайлы эш шартлары тудырылган.
Пешерелгән камыр ризыкларының сыйфаты даими тикшерелеп тора, элеккеге дәүләт предприятиеләрендәге кебек санитария-эпидемиология, “ГОСТ” таләпләре катгый саклана. Ассортимент бай. Икмәк-булкалардан тыш, төрле кондитер ризыклары, пироглар, токмач... Барлыгы 60 тан артык төр продукция җитештерелә биредә.
“Азнакай икмәге” комбинаты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре әнә шулай үз халкының иминлеге, сәламәтлеге т урында да кайгырта. Ә без тәмле, сыйфатлы, файдалы арыш оныннан пешкән “Украинский”, “Дарницкий” һәм беренче сортлы ак икмәкне сатып алып, җитештерүчеләрнең тагын да уңышлырак эшләвенә мөмкинлек тудырабыз, районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәбез.
Нәсима Фазлыева
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html