Азнакайлылар – актив халык

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

    Хаклык һәм яклауның иң югары гаранты буларак, борын-борыннан кешеләр югары даирәдәгеләргә аерым ышаныч күрсәткән. Халыкның һәм власть структуралары бәйләнеше шулай елдан-ел демократияләшә, гражданнар мөрәҗәгате институты роле ныгый бара. Азнакай муниципаль районы җитәкчелегенең бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе нинди, мөрәҗәгатьләр нидән гыйбарәт һәм алар ни дәрәҗәдә өйрәнелә, хәл ителә? Без бу сорауларны аларны кабул итү, тәртипкә салу, җитәкчелекнең халык белән элемтәсен тәэмин итүгә җаваплы булган район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гүзәл Миргалиевага юлладык.

–Гүзәл Өлфәтовна, сүзебезне әүвәл мөрәҗәгатьләрнең алыну ысулларыннан башлыйк әле, алар күбрәк язмача керәме, әллә инде азнакайлылар җитәкчелеккә гозерләрен күзгәкүз очрашып сөйләшкәндә җиткерүне кулайрак күрәме?

–Узган ел район Советы һәм башкарма комитет адресларына 1490 мөрәҗәгать керде, бу аннан алдагы ел

белән чагыштырганда 10 процентка артыграк. 671 мөрәҗәгать язмача бирелсә, 617се район башлыгының шәхси кабул итү вакытында алынды. Коллектив мөрәҗәгатьләр гомуми санның 8 процентын тәшкил итә, аларны 969 граждан имзалаган. Башкарма комитет җитәкчесе каравына 109 телдән, 93 язмача мөрәҗәгать керде. РФ һәм РТ Президентлары аппаратлары, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, федераль закончалык һәм башкарма власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары аша булган 117се теркәлде, бу 2013 елдагыдан 6 процентка кимрәк, бу исә азнакайлыларның җирле властька ышанычлары, икеарадагы элемтәләрнең елдан-ел ныгый баруына ачык дәлил.

Азнакай муниципаль районының рәсми сайты интернет-кабул итүе дә халыкка һәрчак ачык һәм уңайлы. Аның аша гражданнардан 94 мөрәҗәгать алынган.

–Шулай да, мөрәҗәгатьләр күбрәк кайлардан килә?

–Башка еллардагы кебек, узган ел да күпчелекне (67 процент) Азнакай шәһәреннән, авыллардан (25 процент) килгәннәр тәшкил итә. Тымытыклылар (45), сәпәйлеләр (29), Югары Стәрле, Карамалы авылларында яшәүчеләр (24әр) бу нәүбәттән аеруча актив. Район җитәкчелеге тарафыннан әлеге авыл биләмәләре башлыкларына гозершикаятьләрдә, тәкъдим-фикерләрдә чагылган проблемаларга игътибарны арттыру бурычы куелды.

–Сүз ирегеннән, конституция белән бирелгән хокуклардан нинди контингент ешрак файдалана?

–Аларның 49 проценты пенсионерлар, бюджет өлкәсендәгеләр – 7, шәхси эшмәкәрләр 6 процент. Ташламалы категориягә килгәндә, мөрәҗәгатьләрнең 18 проценты инвалидлардан, 11 проценты яшь һәм күп балалы гаиләләрдән керә.

–Инде мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеген дә ачыйк...

–Анализ күрсәткәнчә, аларның күпчелеге (22 процент) социаль яклау һәм ташламалар өлкәсенә кагыла. Узган ел шундый төрдәге 321 мөрәҗәгать кергән, бу 2013 елдагыдан 23 процентка күбрәк. Аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләр матди ярдәм, инвалид бала тәрбияләүчеләр аларны дәвалауда, кыйммәтле дарулар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Йорт ремонтына, янгын чыгып, бәла-казага тарып ярдәм сораучылар бар. Торак шартла- рын яхшырту –14, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына багышланганнары 8 процентны тәшкил итә. 148 мөрәҗәгать йорт яны территорияләрен, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, ишегалды юлларын ремонтлау кебек гозерләр белән бәйле. Торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы шикаятьләрнең сизелерлек кимүе күзәтелә.

Мәгариф өлкәсеннән кергән 78 гозернең 37се югары уку йортына бюджет нигезендә укырга керүдә ярдәм, калганы мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын бирүне сорап язылган. Эш белән тәэмин ителеш, хезмәт хакы белән бәйле булганнарның (66) 35е мәшгульлеккә кагылышлы. Фермер хуҗалыкларын үстерү һәм аларга авыл хуҗалыгы техникасы, төзелеш өчен кредит алуда ярдәм мәсьәләләре бүгенге көндә дә актуаль. Мондый мөрәҗәгатьләр узган ел 52гә җитте.

Шуны әйтергә кирәк, мөрәҗәгатьләр арасында район башлыгы адресына игътибар-ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерелгәннәре дә шактый. Аларда район җитәкчелегенең конкрет проблемаларны хәл итү, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауда адреслы ярдәм күрсәтү мисаллары чагыла.

–Димәк, азнакайлылардан кергән бер генә үтенеч-гозер, шикаять тә игътибарсыз калдырылмый, дип бернинди икеләнүсез әйтергә була?

–Район Советы һәм башкарма комитет адресына юлланган мөрәҗәгатьләрнең 1296сы буенча чаралар күрелгән һәм уңай карарлар чыгарылган, 626сы урынга барып хәл ителгән. Сүз дә юк, гражданнардан кергән һәр хат, гариза буенча юнәлешле эш алып барыла, аларның үтәлеше район җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тотыла.

 

Әңгәмәдәш – Лиза Нурлыева

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International