Азнакайның “Бәхет” ансамбле Кырымда ял итеп кайтты

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

 

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхет” вокаль ансамбе яңа гына Кырымнан кайтты. Коллектив быел “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивалендә беренче урынны яулаган иде. Барлык җиңүчеләр белән бергә аларга Севастополь шәһәрендәге “Алькадар” лагерында ял итү бәхете елмайды.

Татарстанның  17 районныннан 180 сәләтле бала Кара диңгез флоты хәрби базаларында һәм корабларында концертлар биргән.

– Диңгезчеләр безнең чыгышларны бик җылы кабул итте. Лагерьда ял итеп кенә калмадык, осталыгыбызны тагын да чарларга профессорлардан, артистлардан мастер-класслар алдык. Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Марсель Шәйдуллинга бик тә рәхмәтлебез, – ди “Бәхет” ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International