– Җәмгыятебезнең киләчәге сезнең балаларга нинди белем һәм тәрбия бирүгә бәйле. Шуңа күрә укытучы һөнәре һәрчак беренче урында булачак. Җаваплы һәм авыр хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, алга таба да яңадан-яңа уңышлар телим, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү чыгышында.
Тантаналы чара сәнгать осталарының концерты һәм күңелле сюрпризлар белән белән үрелеп барды.
Хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүчеләргә, юбилярларга, укытучылар династияләренә, яшь белгечләргә бүләкләр тапшырылды.
Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова да бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде һәм алга таба да районыбыз педагогларының һөнәрләренә тугры калып, тагын да югарыгарак позицияләр яулауларына ышанычын белдерде.
Айгөл ШӘРИПОВА
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/