Буралыда өмә гөрләде

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Фәридәнең әле дә хәтерендә, Буралы авылында беренче тапкыр әнисе Зәмзәмия Җиһангирова, җиңгәсе Азия Ситдыйкова белән каз өмәсе үткәргәннәр иде. Гармуннар белән, ат арбасына чүмәшеп, аларны юарга чишмәгә төштеләр. Савымчыларны, авыл халкын кайнар чәй һәм тәбикмәк белән сыйладылар... Менә шушы матур мизгелләр аның күңелендә кабаттан яңарып, соңгы вакытта һич күз алдыннан китмәде. Ихатасына казларны да менә шушы хисләр өере кайтартты.

Бу 20 баш казны бик яхшылап, аерым бер наз, күңел җылысын биреп тәрбияләде ул. Аларны кышкы табынга нәкъ теге чактагыча, өмә үткәреп әзерләргә ниятләде. Өмә вакытында сынатмаска иде исәбе, казларың уңган, дип әйтүләрен генә ишетәсе килде.
Һәм менә көннәрнең берендә Буралының уңган-булган кыз-киленнәре Фәридә Шәйдуллинаның ихатасына өмәгә җыелды. Алай гынамы соң, Эльвира Галиева җитәкчелегендә “Ак калфак” район оешмасы әгъзалары да җыелып килде анда. Милли йолабызны карарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та авыл бәйрәменең хөрмәтле кунагы булды.
Кунакларны чәк-чәк һәм ипи белән каршы алдылар. Бәйрәмнең күңелле мизгелләрен язып кына бетерерлек түгел. Урамда – җыр, музыка, гармунчылар... Җигелгән, бизәлгән пар атлар (хуҗалары – Атлас Җиһангировның уллары). Вакытында эшнең үзен куркытырлык итеп батырып эшли белгән апалар милли киемнәрдән каз өмәсенә җыелган. Үзләре җырлый, үзләре каз йолкый, канат сыдыра. Өстәлдә самавыр кайный, тәбикмәк пешеп тора. Бәйрәмгә килә алмаган апаларны да чишмәгә төшкәндә тәбикмәк белән сыйладык. Ә чишмә буе үзе бер хозурлык! Яшь киленнәр каз юганда җырлы-биюле уеннар дәвам итте. Чәчәкле көянтәләргә юылган казларны элеп кайткан туташ-ханымнарны күреп кем генә сокланмагандыр!
Казларның да, канат-каурыйларның да эше бергә бетеп барды. Каурый сыдырганда шаян сүзләр дәвам итте, истәлекләр яңарды. Аларны чишмә буена төшкәндә тубалдан җилгә таратып, өмәчеләр бу ихатада казларның тагын да яхшырак уңуын, ә инде хуҗаларга сихәтлек, бәрәкәт теләделәр.
Бәйрәм Гамбәрия Закирова, Нәҗибә Мифтахова, Вәсимә Вәхриева әзерләгән мул табын артында дәвам итте. Каз итеннән дә, ат казылыгыннан да (Фәридә Шәйдуллинаның энеләре 27ләп ат асрый) авыз иттек. Дөньяның ыгы-зыгысыннан беразга гына булса да арындырып, әнә шулай рәхәтләнеп ял иттерде безне чәкчәк остасы Фәридә ханым белән бергә Буралы халкы.
Рузилә ЗАРИПОВА, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International