Николай Николаевичны очратуым 2-нче нефть һәм газ чыгару цехы урынбасары Нәфис Вильданов белән беррәттән цехны тикшерү форсатыннан очраклы рәвештә килеп чыкты. Цех җитәкчесенең эше тыгыз булганлыктан Нәфис Әзгамович бу бурычны үзенең мастеры Сучковка “Көндәлек эш тәртибе белән алга атлап скважиналарның янгын куркынычсызлыгын карап чыгыгыз” – дип чыгарып җибәрде.
“Коля абзыең” дип шаярып аталарча таныштырды ул миңа үзен, чөнки минем янгын сүндерү хезмәтенә аяк баскан гына чагым, ә ул инде лаеклы ялга әзерләнеп йөри иде. Скважиналар буенча сәфәр итү минем өчен күңелле бер вакыйга булды. Яшь булганлыктан мине бөтен әйбер, скважинаның ничек эшләве, җир асты катламыннан нефть алуы бик тә кызыксындырды. Мин барлык скважиналарны зур игътибар белән карап, белеп, Николай Николаевичка нефть табышы буенча сорауларымны яудырып, аның күрсәтүе һәм сөйләве буенча төгәл генә җаваплар ала идем.
Бер-бер артлы барлык скважиналарны үтергә Коля абзый белән бергә миңа бик кызыклы иде, чөнки скважинаның кайсы җире янгынга бирелүчәнлеген үз сүзләре белән төгәл аңлата иде. Николай Николаевич һәрбер скважина хакында бар нәрсәне белеп җентекләп сөйләвеннән, мин скважиналарның да үз холыклары барлыгын белдем. Махсус табиблары буларак та һәрберсенең “авырткан” җирен белеп тиз генә дәва бирергә ашыга Коля абзый - кайдадыр ременьнарын тарттырырга, кайдадыр катлам басымын үлчәргә, ә кайдадыр нефть пробасын алырга куша.
Ял итәргә утыргач та минем юлдашым мәтрүшкәле чәйләре белән сыйлап күз карашыннын ук Лермонтов поэмасындагы шикелле “Эйтче абзый Мәскәү дә бит янгыннан кача алмаган....” дигән сүзләрне укып хатирәләрен сөйли башлады.
“Бу хәл кыш көне, җир асты скважинасын төзәтү буенча бригада торган җирдә булды. Егетләр белән сөйләшеп утырган җирдән кинәт кар өеме арасыннын ялкын телләре чыгып күренгәләгәнен абайлап алдым. Бу нинди хәл дип уйладым һәм тиз арада егетләр белән махсус янгын сүндерү җиһазларын алып кар өемнәрен казырга тотындык. Әлеге ялкын очраклы рәвештә технологик сыекча агып чыгып очкынга эләгеп кар астында янып китүенә бәйле булды. Тиз арада күреп алу булышты һәм өлгер генә сүндерергә ирештек.
Тиз генә ял итеп без тагын скважиналар буенча юл тоттык. Гадәттәгечә көнлек скважиналарны әйләнеп чыгуны Николай Николаевич бик җаваплы ашыкмыйча, игътибар белән башкара. әлеге нигезлек белән эш итү миңа бик ошады: күренеп тора кеше тугры булып үз эшен төгәл эшли.
Мин һәрвакыт рәхмәтле булып Николай Николаевич Сучковны исемә төшерәм, ул миңа нефть чыгару тармакларында янгын куркынычсызлыгына бәйле онытылмаслык дәрес аңлатты. Әлеге тәҗрибәле нефтьче белән үткән көн минем - янгын сүндерү бүлеге инспекторы өчен, мәҗгелеккә истә калды.
Киләчәктә дә нефтьчеләр белән бергә кулга кул тотынышып “кара алтынны” уттан саклауга ирешербез дип уйлыйм.