Сүз дә юк, власть башындагылар белән халык арасында аралашу, аңлашу булганда ике якка да отышлы. Беренчедән, үпкәканәгатьсезлеккә урын калмый, икенчедән, гозерләр үтәлеше шул ук тормыш-көнкүрештә дә уңай чагылышын таба, килеп туган проблемалар урында, вакытында хәл ителеп килә.
Әлбәттә, бу ике як элемтәсе, нигездә, район җитәкчелегенә юлланган мөрәҗәгатьләр, алар белән очрашулар аша урнаша. Район Советы, район башкарма комитеты адресына килгән мөрәҗәгатьләрне теркәү, карауга кую, тәртипкә салу, үтәлешен җиткерү, кыскасы, аларны рәсмиләштерү белән Азнакай муниципаль район Советының гомуми бүлеге шөгыльләнә. Узган елда алынганнары һәм аларны тикшерү нәтиҗәләре белән кызыксынып, бүлек җитәкчесе Гүзәл Миргалиевага мөрәҗәгать иттек.
–Гүзәл Өлфәтовна, узган ел шундый ничә хат керде, алар елдан-ел артугамы, әллә кими барамы? Адресатлар арасында күмәкләшеп язганнары да бармы?
– Ел дәвамында гражданнардан барлыгы 1366 мөрәҗәгать керде, бу 2015 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк, 719ы – язмача, 647се телдән җиткерелгән. Күмәк язылган хатлар 8 процентны тәшкил итә. Аларга 1086 гражданкул куйган. 560 азнакайлы район башлыгының шәхси кабул итүендә булды.
– Хәзер бит сүз иреге, хәбәрдарлык, гозереңне матбугат чаралары аша җиткерергә дә, туптуры “өскәрәк” тә юлларга була, интернет челтәре колач алды...
– РФ һәм РТ Президентлары Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, Дәүләт Советы, федераль закончалык һәм башкарма власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары аша район Советына һәм башкарма комитетка 176 мөрәҗәгать керде. 2015 елда да шул чама булган иде. Азнакай муниципаль районының рәсми сайты аша 89 граждан гозерен җиткереп, алар гамәлдәге закончалыклар нигезендә каралды. Интернет-кабул итүгә килгән мөрәҗәгатьләр 2015 елныкыннан 17 процентка кимрәк.
– Иң активлар дип кайларда яшәүчеләрне әйтер идегез?
– Һәрвакыттагыча, Азнакай халкы бик актив, мөрәҗәгать итүчеләрнең 63 проценты (862) шәһәрдә яшәүчеләргә туры килә. Актүбәдән – 143, авыллардан – 301, республиканың башка шәһәрләреннән 60 хат алынды. Алар бигрәк тә Вахитов (39), Тымытык (31), Әгерҗе (26), Чалпы (20), Югары Стәрле (18) авыл җирлекләреннән күп килде.
Ә инде адресатларга килгәндә, үзенең социаль халәтен күрсәтүчеләрнең 47 проценты пенсия яшендәгеләр, 11 проценты шәхси эшмәкәрләр, 9 проценты бюджет өлкәсендә эшләүчеләр.
Ташламалы категориягә ия булганнар арасында 17 процентны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 10 процентны яшь һәм күп балалы гаиләләр, 2 процентны сугыш һәм хәрби бәрелешләр ветераннары, аларның тол хатыннары, янә 2 процентны ялгыз яшәүче әтиләр һәм әниләр тәшкил итә.
– Шулай да, безнең халыкны күбрәк ни борчый?
– Анализ күрсәткәнчә, күпчелек социаль яклау һәм социаль тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Алар 24 процентны (330) тәшкил итә, 2015 елдан 13 процентка кимрәк. Торак шартларын яхшырту белән бәйлеләре – 13 процент, төзекләндерүгә кагылышлылары да шул ук күләмдә, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары яктыртылганнары – 9 процент, эш һәм хезмәт хакы белән бәйлеләре – 6 процент, җир участогы бүлеп бирү турында –4 процент, мәгариф һәм агросәнәгать комплексына кагылышлылары 3әр процентны били.
Аз керемле, тулы булмаган, күп балалы гаиләләр матди ярдәм сорый. Инвалид балалар тәрбияләүче райондашларыбыз аларны дәвалау, кыйммәтле дарулар алуда булышуга өметләнә. Янгында, башка афәтләрдә зыян күргән йортларын ремонтлауда ярдәм сораучылар бар.
Мөрәҗәгатьләр арасында, элекке еллардагыча, күп балалы гаиләләрнең, инвалидларның, ятим балаларның, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту белән бәйлеләре күп – 179. Шәһәрдә һәм бистәдә яшәүчеләр йорт яннары ишегалларын төзекләндерү, корыган агачларны кисү мәсьәләләрен күтәрә. Төзелеш, юл ремонтына юнәлтелгәннәре шул ук чама. Торак-коммуналь темасы актуальлеген югалтмый. 127 мөрәҗәгать шундый. Йортларга капиталь ремонтның сыйфатыннан риза булмаучылар бар.
Эш мөнәсәбәтләренә килгәндә (80 мөрәҗәгать), авторлар нигездә яшьләр өчен эш урыннары, төзелеш оешмаларында хезмәткә вакытында түләмәү проблемаларын күтәрә. Мәгарифкә кыгылышлы 46 хатта югары уку йортларына бюджет нигезендә укырга керүдә, балалар бакчаларына урын алуда ярдәм итүне сораганнары күпчелекне тәшкил итә.
Авылда яшәүчеләр техника, торак, җир участоклары һәм җир пайлары, фермер хуҗалыгы төзү өчен кредитлар алуда район җитәкчелегенең булышлык күрсәтүенә өмет тота. Шундый үтенечләр саны 42 булды.
Сәламәтлек саклау өлкәсе дә халыкның игътибар үзәгендә. Медицина хезмәте күрсәтүнең, дарулар белән тәэмин ителешнең сыйфатын яхшырту, дәвалау учреждениеләренең профилен саклап калуны таләп иткән мөрәҗәгатьләр, кайбер учреждениеләр һәм хезмәткәрләр эшчәнлегенә карата шикаятьләр чагылдырылган шундый 28 мөрәҗәгать алынды.
– Алар шулай гел гозер, шикаятьләрдән генә торамы?
– Юк, әлбәттә. Халыктан район башлыгы исеменә конкрет проблемаларның тиз һәм канәгатьләнерлек хәл ителүенә рәхмәтләр әйтеп язылган 14 хат килде. Рәхмәт сүзләрен җитәкчеләрнең үзләренә дә турыдан-туры җиткерүчеләр күп.
– Сорауларның барсын да уңай хәл итеп бетерү мөмкин түгелдер, арада ниндиләре генә булмыйдыр?!..
– Район Советына һәм башкарма комитетка килгән барлык (1366) мөрәҗәгатьнең 1203е буенча уңай карарлар кабул ителгән, 723е урынга барып тикшерелгән, тиешле чаралар күрелгән. 81е – кире кагылган.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү район Советының, башкарма комитетның төп бурычы булып кала. Район җитәкчелеге бездән шуны таләп итеп, иң беренче чиратта халык мәнфәгатен алга куя. Халыктан кергән хатларны карауның срогы, сыйфаты алар буенча кабул ителгән карарларның вакытында үтәлеше катгый контроль астында.
Әңгәмәдәш – Лиза НУРЛЫЕВА