Безнең җирлектә грипп белән массалы төстә авыру очраклары теркәлмәсә дә, шөкер, үтте дип әйтергә ашыкмыйк, саклану чараларын барыбер күрик. Ни дисәң дә, респиратор вируслар йоктырып, табибка килүчеләр теркәлеп тора. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
Газета укучыларыбызга Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай, Бөгелмә, Баулы районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре түбәндәге киңәшләрне җиткерә:
–Грипп – йогышлы авыру, миңа тимәс дип уйлау урынсыз. Ул һава-сулыш юлы яки авыру кешенең шәхси гигиена әйберләре аша йога. Гадәттә ул кисәк башлана. Иң мөһиме – туңмаска. Моның өчен яхшылап киенү генә җитми, калорияле ризыклар белән тукланырга да кирәк, чөнки организмның тыштан гына түгел, эчтән дә җылынуы мөһим. Икенчедән, иммунитетны ныгыту киңәш ителә. Аның өчен поливитаминнар, аеруча С витаминын кулланырга кирәк, тәүлегенә 100дән 1000 миллиграммга кадәр булса бик яхшы. Сарымсак, суган, кишер, тозлы кәбестә, лимон һәм грейпфрут кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау файдалы. Авызыгызны чайкатып торыгыз, кулларыгызны еш юыгыз. Ләкин гриппка каршы иң нәтиҗәле чара булып алдан ук вакцина кертү санала. Хроник чирләре булганнарга прививка аеруча кирәк.
Әгәр инде авырый башлагансыз, температура күтәрелүен, хәлсезлекне сизәсез икән, тиз арада дәваланырга керешегез, чиргә тагын да ныгаерга ирек бирмәгез. Нык итеп киенергә һәм тирләргә кирәк. Кайнар чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, содалы сөт эчегез, тавык шулпасы ашагыз. Нык итеп тирләгез, чир шуның белән чыга. Ләкин тирләгәннән соң киемегезне корыга алыштырырга онытмагыз. Чирлисез икән – түшәккә ятыгыз. Авырган килеш эшкә яки укырга бармагыз, чирегезне башкаларга йоктырмагыз. Салкын тигәндә дә өйдә торыгыз, урында ятыгыз, кайнар чәй яки башка сыеклык эчегез. ОРЗ һәм грипп вируслы инфекцияләр булганлыктан, антибиотиклар эчү файдасыз.. Салкын тию гадәттә бер атнага бара. Аннан озаккарак китсә, табибка мөрәҗәгать итегез.
ГРИПП ҺӘМ САЛКЫН ТИЮ НИ БЕЛӘН АЕРЫЛА?
Грипп вакытында хәл кинәт начарлана, 39-40 градус температура 3-4 көн дәвамында саклана, калтырау, күзне йөрткәндә дә баш авырту була, аны хәтта авыртуны баса торган дарулар белән дә җиңеп булмый, 2-3 тәүлектән соң томау, тамак төбе авырту барлыкка килергә мөмкин, төчкерү гадәттә булмый, еш кына күзләр кызара, нык арыганлык, йокысызлык сизелә.
Салкын тигәндә тән температурасы якынча 38 градуска кадәр күтәрелә, ватылганлык барлыкка килә, йөткерү-төчкерү туктамый, бер тәүлек яки аннан күбрәк югары температура торганда йокысызлык, баш авыртуы барлыкка килергә мөмкин. Гадәттә, өйдә бер кеше авырса, аның артыннан башкалар да авырый башлый. Шуңа да авыруны башта ук аерым бүлмәдә яткыру мәслихәт. Бүлмәләрне еш җилләтү, юешләп җыештырып тору да кирәк. Бу төп профилактик чаралар. Ул кулланган әйберләрне аерым юарга, ә аның янында чакта биткә маска кияргә киңәш ителә. Бу маскаларны кат-кат файдаланмагыз, әледән-әле алыштырып, кулларны ныклап сабынлап юып торыгыз. Аларны дөрес файдаланганда, ягъни даими алыштырып торганда, вирус йоктыру ихтималы 60-80 процентка кими, шуны да онытмагыз.