Ана теле – тәрбия нигезе

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Район иҗтимагый советының чираттагы киңәшмәсе бүгенге көндә актуаль – милли-сәяси концепцияне тормышка ашыру мәсьәләсенә багышланды. Киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Аның эшендә мәгариф идарәсе, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары да катнашты.

– Республикада, шул исәптән районыбызда да соңгы вакытта милли мәсьәләләр, бигрәк тә ана телендә укыту һәм яшь буынга милли горефгадәтләребез нигезендә тәрбия бирү эшенә аеруча игътибар артты, – диде ул. – Бу нәүбәттән Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы да үз таләпләрен куя.
Шәһәр һәм район мәктәпләрендә татар телен укытуга, балаларда сөйләм телен үстерүгә, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә педагоглар тарафыннан да, әти-әниләр тарафыннан да аерым игътибар булырга тиешлеген ассызыклады район башлыгы.
Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Лилия Әхмәдишина районның мәгариф өлкәсендә бу юнәлештә алып барылган эшчәнлекне яктыртты. Аның сүзен дәвам итеп чыгыш ясаган мәгариф идарәсе методисты, телләр буенча комиссия сәркатибе Альбина Роджерс милли мәгариф үсешенең мөһим аспектларына тукталды.
Районыбызда 23 гомуми белем бирү оешмасы эшләп килә, шуларның унбере татар телендә белем бирү мәктәпләре булып исәпләнелә. Алар: Азнакай шәһәре гимназиясе, Актүбә бистәсенең өченче мәктәбе һәм “Победа” гомуми белем бирү учреждениесеннән кала барлык авыл мәктәпләре.
Болардан тыш, биш гомуми белем бирү оешмасының Татшуган, Илбәк, Карамалы, Стәрле, Уразай, Мәлбагыш, Әлкәй авылларында филиаллары эшли. Җиде рус телле гомуми белем бирү мәктәбендә тугыз сыйныфта 150 укучы татар телендә белем ала. Райондагы 55 балалар бакчасының 25е рус һәм татар телле булса, 30ы – татар телле. Шәһәребездәге 4 балалар бакчасы татарча белем һәм тәрбия бирә. Актүбә бистәсендә бүгенге көндә татар телле бер генә балалар бакчасы да юк, икесендә татар төркемнәре эшли. Балалар бакчаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 48 процентны тәшкил итә.
Райондагы 2868 татар баласының 1034е (36%) татар телендә белем ала. 2015-2016нчы уку елы нәтиҗәләре буенча Азнакай районы милли мәгариф республика рейтингында 24 нче урынны били. Халыкның күпчелеген татарлар тәшкил иткән районда туган телдә белем алучылар саны нибары 25 процент кына. Милли мәгариф алдында торган бу һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итү максатыннан районда милли мәгарифне үстерү буенча төрле чараларны үз эченә алган эш планы төзелде. Анда татар телендә укытуны 2018 елга 36 процентка арттыру бурычы куелган.
– Агымдагы уку елында алдыбызда мәктәпләрдә туган телдә белем алучы укучылар санын арттыру, балалар бакчаларында татар төркемнәре челтәрен киңәйтү, Актүбә бистәсендә татар телендә төркемнәр ачу өстендә эшләү, милли мәктәпләр буларак гимназия, Актүбә бистәсенең 3нче, Азнакай шәһәренең 1нче мәктәпләренең мөмкинлекләрен тагын да үстерү кебек җитди бурычлар тора, – дип тәмамлады ул сүзен.
Монда шунсын да әйтми калып булмый: башка милләт вәкилләреннән булган укучыларыбызның ел да татар теле буенча республика олимпиадаларында катнашып җиңүләр яулавы үзе бер феномен. Сүз дә юк, балаларның үзләрендә дә теләк, омтылыш булу кирәк шул.
Район башлыгы нигездә авыллардан килеп укучылардан торган 1нче мәктәптә татар телендә укытуга аерым игътибар бирү кирәклеген дә искәртте. Иҗтимагый совет әгъзасы, мәктәп директорлары советы рәисе, гимназия директоры Альберт Рахмановның чыгышы да зур кызыксыну уятты.
–Татар теле белән беррәттән, гимназиядә инглиз, рус телен тирәнтен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Төрле телләрдә иркен аралаша торган шәхесләр тәрбияләү, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга да ярдәм итә. Күрсәткечләребезнең республика, районныкыннан югары булуы шуны раслый, – диде ул. – Тел дәресләрендә укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтүгә, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалауга, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләүгә, татар дөньясының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышы белән якыннан һәм даими таныштырып баруга әһәмият бирәбез.

Балаларда милли үзаң үстерүдә дәрестән тыш үткәрелә торган чаралар да зур әһәмияткә ия. Традицион милли бәйрәмнәр белән беррәттән, гимназиянең үз традицияләренә әйләнгәннәре дә күп. Биредә 100 процент татар балалары укуын исәпкә алсак, бу кирәкле һәм әһәмиятле эш. Балаларның иҗади мөмкинлеген үстерү максатыннан, гимназиядә “Яшь редактор”, “Сәхнә”, “Фольклор”, “Радиоүзәк” студияләре эшләп килә.
–Укучыларыбызның милли үзаңнары үскән саен, әйләнә-тирә тормыштагы вакыйгаларга карата үз фикерләрен әйтәсе килү теләге дә көчәя. Иҗат җимешләрен гимназия, шәһәр, республика күләмендә күрәселәре килә. Бу максатны тормышка ашыру өчен “Минем гимназиям” газетасы чыга башлады. Газета укучыларыбыз өчен иҗат мәйданы булып тора, – дип дәвам итте чыгышын гимназия директоры. – “ Ак к алфак” р айон х атын-кызлары оешмасы белән тыгыз элемтәдә булу да очраклы хәл түгел. Беренчедән, гимназиянең татар теле укытучылары үзләре дә бу оешма әгъзалары, икенчедән, аларны бер үк максат берләштерә, ул – татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм алар нигезендә балаларга тәрбия бирү. Гимназия кысаларында укучыларда милли рух һәм патриотик тәрбияне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар, татарча көрәш түгәрәгенең эшләп килүе, татар орнаментлары белән чигү, гимназиядә гадәттәге кыңгырау чыңының татар халык көйләренә алыштырылуы –әлеге хезмәттәшлек җимешләре.
–Күргәнегезчә, татар телендә укыту БДИ нәтиҗәләренә бер дә тискәре йогынты ясамый, киресенчә, бүген гимназия районда һәм республикада алдынгылар рәтендә бара, – дип басым ясады район башлыгы.
Районыбызның “Ак калфак” татар хатынкызлары оешмасының эшчәнлеген газетабыз битләрендә даими яктыртып киләбез. Милли йолаларыбызны яшәтү һәм саклауда аның роле бәһасез. Оешма җитәкчесе Эльвира Галиева чыгышында әлеге юнәлештә соңгы вакыттагы башлангычлар белән таныштырды, фикерләре белән уртаклашты.
–Минемчә, хәзерге вакытта яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә халык педагогикасы хәзинәләреннән файдалану бик отышлы булыр, – диде ул. – Үзгәрешләрне иң элек үзебездән башларга кирәк. Тәрбия чаралары үткәргәндә борынгыларның тәҗрибәсенә, буыннан-буынга сакланып килгән йолаларыбызга таянабыз. Районның ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче “Пар канатлар”, “Димчеләр” клублары соңгы вакытта бик активлашты. Балалар бакчаларында йокы вакытын бишек җырлары белән башлауны кулланышка керттек, әмма ул барлык бакчаларда да тиешенчә алып барыла дип әйтеп булмый әле. Бу проектны безгә тагын да җәелдерәсе бар.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аккалфаклыларның районның иҗтимагый тормышында зур роль уйнавын, бигрәк тә гаиләдә тәрбия мәсьәләсенә, горефгадәтләребезне яңартуга әһәмият бирелүен ассызыклап, оешма эшенә югары бәя бирде. Республикадагы чуваш милли-мәдәни автономиянең Азнакай җирле бүлеге рәисе Олег Владимиров милли кыйммәтләрне, халык хәзинәләрен саклауда бүлек алып барган чараларны яктыртты.
–Чувашлар күп яшәгән Актүбә бистәсендә, Үчәлле һәм Якты Күл авылларында инде онытылып килә торган милли йолаларыбызны яңартуга соңгы вакытта игътибарны арттырдык, – диде ул. – Әмма бу нәүбәттән әле эшлиселәребез дә күп.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәни, милли үсешендә барыбызның бердәм кызыксынган булуын, бу юнәлештә эшне активлаштыру кирәклеген искәртте. Иҗтимагый совет әгъзалары Владимир Кротов һәм Миргасим Кәримов та яшь буынга милли тәрбия бирү, ана телен саклауда үз фикерләре белән уртаклаштылар. Зәңгәр мәчет имам-хатибы Нәфис хәзрәтнең сүзләре күңелләргә кереп уелды.
–Ходай безнең барыбызны да төрле итеп, төрле телле итеп яратса да, әмма кыямәт көнендә һәркем җавапны ана телендә тотар, дигән. Безгә тәрбияне гаиләдә, балалар бакчасында ук башларга, иман-әхлакны нәкъ менә ана теле аша сеңдерергә кирәк, – диде ул.
Иҗтимагый совет киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әйдәр фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрә Абдуллина да катнашты һәм телләр укытуда дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен бәян итте.
– Укыту системасында милли мәсьәләләргә өстенлекле караш булырга тиеш. Мәгариф министрлыгы мәктәптә милли телне өйрәткәндә гореф-гадәтләргә дә игътибарны арттырачак, – диде ул.
22 апрельдә башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы халыклары съезды үтәчәк. Иҗтимагый совет киңәшмәсендә аңа районнан делегатлар сайланды. 1-15 апрель көннәрендә район башлыгының сайланган делегатлар белән җирлектәге милләтләр мәдәниятен үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча очрашулары көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International