Милли кыйммәтләрне саклау үзебездән тора

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Район иҗтимагый советының чираттагы утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, районыбызның мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, хатын-кызлар советы әгъзалары катнашты.

–Укыту-тәрбия учреждениеләрендә, идарә итү оешмаларында татар телен куллануга аерым игътибар кирәклеген барыбыз да яхшы аңлый һәм соңгы вакытта бу мәсьәлә бөтен кискенлеге белән куелды, – дип башлады сүзен утырышны ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
– Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы да килеп туган хәлне үзгәртүгә үзенең тәкъдимнәрен кертте, махсус программа әзерләде. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә татар телен укытуга, балаларда сөйләм телен үстерүгә, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә педагоглар, әти-әниләр тарафыннан да аерым игътибар булырга тиеш! Бүгенге очрашуның төп максаты да милли телебезне саклау һәм үстерүгә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, районыбызда яшәүче башка милләт вәкилләренең әлеге проблемага кагылышлы булган сорауларына ачыклык кертү.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Мәдәни үзәк директоры урынбасары Айназ Шакирова, яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов, район балалар бакчалары тәрбиячеләренең туган телгә өйрәтү буенча методик берләшмә җитәкчесе Зөлфия Гайсина, гимназия директоры урынбасары Чулпан Ибраһимова, мәгариф идарәсе методист-психологы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы Миләүшә Зарифуллина халкыбызның милли мәдәниятен, мирасын саклау, төбәгебездә яшәүче төрле милләт халыклары белән ана телен, мәдәниятен үстерүдә эшчәнлек алып бару, милләтара дуслык мөнәсәбәтләрен яшьләрне тәрбияләү чарасы буларак куллану, балаларда кече яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гимназия шартларында укучыларда милли үзаң тәрбияләү, җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итүдә иҗтимагый оешмаларның әһәмияте турында фикер алышып, чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, экология, табигый байлыклардан файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев җитди сөйләшүне йомгаклап, милләт алдында бүгенге көндә торган бу мәсьәләләрнең актуальлегенә басым ясады.
–Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тел, мәдәният, тарихыбызны саклау, үстерүгә Татарстанда яшәүчеләргә караганда да ныграк игътибар бирә, бу беребезгә дә сер түгел, безгә бу юнәлештә тагын да тынгысызрак булырга, активлыкны арттырырга кирәк. Ә бит татар дөнья буйлап сибелгән. Чит-ят төбәкләрдә татарча географик атамаларга тап булсак, һәркайсыбызда милләтебез белән чиксез горурлану хисләре уяна. Аннары, безнең татар милләте кайда гына яшәсә дә башка милләт вәкилләре белән уртак тел табып, дуслыкта, татулыкта гомер итә, инде үзебезнең Татарстандагы бик күпләргә үрнәк булырлык милли сәясәтне әйткән дә юк. Борынгы бабаларыбыз мирасын, алар үрнәген алга таба да яшәтик. Үзебез дә 7 буын нәселен белеп торыйк, балаларыбызга да милли горефгадәтләребезне, йолаларыбызны сеңдерик. Үзен хөрмәт итмәгән халыкны беркем дә хөрмәт итми, шул хакыйкатьне истән чыгармыйк, – диде ул.
Сүз уңаеннан, 8 апрельдә Яшьләр үзәге Бердәм татарча диктант язу көне үткәрә. Яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов әнә шул хакта игълан итеп, барлык милләтпәрвәрләрне бу чарада катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International