ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 24 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФГБУДАН килде:
 
 
Консультация-кисәтү турында интенсивности
 
метеорологик күренеш
 
сәгать 20дән башлана. 22 апрельдә 10 сәгатькә кадәр. 23 апрель 2021 ел.
 
 

21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Быел максатчан тикшерүләр язгы чорда үткәрелә, ул вакытта нефть объектларының янгын куркынычы табигый янаулар белән көчәелә.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

 

Марат Җаббаров: Азнакайлылар бер гаилә булып яши”

Бүген Азнакай районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эшлекле визит ясады. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрде.

 

Район белән танышу Актүбә ат-спорт комплексыннан башланды. 1996 елда ачылган әлеге мәктәптә йөзгә якын бала ат спортының конкур һәм выездка кебек олимпия төрләре белән шөгыльләнә. Биредә шулай ук иппотерапия – махсус  медицина белгечләре күзәтүе астында авыру балаларны атлар ярдәмендә дәвалау да кулланыла. 2018 елда “Татнефть” җәмгыяте заманча ябык манеж да бүләк итте һәм хәзер монда халыкара дәрәҗәдәге ярышлар да уздырырга мөмкин.

Министр “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә терлекчелек комплексы белән танышты. Биредә 6848 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 3122 башы – савым сыер. Бүгенге көндә комплекста тәүлеккә 70 тонна сөт савалар. Бер сыерга уртача 22 кг туры килә. 1000 баш терлек симертүдә. Ел башыннан 2467 цетнер ит җитештерелгән. Комплекста пиролизны тиз әзерләү мини-заводы эшли. Кислородсыз, бик югары температурада терлекчелек калдыкларын таркатып, биналарны җылыту өчен ягулык алалар. Бер яктан – экологиягә файда, икенче яктан электр һәм ягулык энергиясенә экономия.

Аннан соң Марат Җаббаров. “Азнакай” агрофирмасы басуында авыл хуҗалыклары җитәкчеләре һәм район активы белән очрашты, районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

– Районда чәчүлек җирләр 100 мең гектардан артык мәйданны алып тора. Аның 58 мең гектарга якыны – бөртекле, шуның 35 мең гектарга якыны – язгы бөртекле, 12175 гектары – техник, 12456 гектары терлек азыгы культуралары. 17 мең гектардан артык мәйданда күпеллык үләннәрне, 22 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру эшләре төгәлләнеп килә, – диде Марсель Шәйдуллин.

Быел язгы кыр эшләрендә 400 берәмлек техника, 30 чәчү комплексы, 170 чәчкеч, «Туман» тибындагы 20 гә якын ашлама кертү һәм башка мөһим агрегатлар катнаша.

Район республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Марат Җаббаров быел да игенчеләр сынатмаслар, бар көчләрен куеп, югары уңыш җыеп алырлар дигән ышанычын белдерде.

– Азнакайлылар бер гаилә булып яшиләр, бер команда булып эшлиләр. Язгы кыр эшләренә дә бик актив кереп киттеләр. Бөтен җирдә эш системага салынган. Инвесторлар көчле. Терлекчелек комплексында баш санын яңарту, яңа технологияләр куллану буенча эш алып барылуын күрдек. Районда ветераннардан халык контроле төзелгән. Аларның бай тәҗрибәсе, төпле киңәшләре игенчеләргә мул уңыш үстерүдә ярдәм итә. Алга таба да шулай матур, оешкан төстә хезмәт куеп, елны уңышлы тәмамларга язсын, – диде Марат Җаббаров.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш янында төзелеп килүче терлекчелек комплексында да булды. 2000 башка исәпләнгән мега-ферма быел көзен сафка басарга тиеш. Биредә 1000 әр башлык ике сыер торагы, 70 урынлык савым залы, бозаулату бүлеге, катнаш азык һәм минераль компонетнтлар склады, бозаулар өчен йортларга төз лапас, силос һәм сенаж саклау өчен мәйданчык, техника өчен ангар һ.б. мөһим корылмалар булачак. 80 кеше эш урыны белән тәэмин ителчәк. Комплекс тәүлеккә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән.

Тулырак "Маяк" газетасы битләрендә укыгыз   http://aznakaevo-rt.ru/

#ЭКОяз -2021 республика акциясе кысаларында Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе беркетелгән участокларда Экологик өмә үткәрде. Урып-җыю барышында газоннар чистартылды һәм коры-сары җыештырылды. 35 капчык чүп-чар җыелды.


18
апрель, 2021 ел
якшәмбе
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФГБУДАН килде:
 
 
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
 
2021 елның 19 апрелендә 5 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
 
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

17
апрель, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 апрелендә көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Азнакайда мәктәп волейбол лигасының зона этабы уза


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International