ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Азнакай муниципаль районы мәдәният сараенда эшләп килүче «Калинушка» халык ансамбле һәм “Ләззәт” бию коллективы Республика күләмендә ветераннар өчен уздырылган  “Балкыш” фестивалендә лауреат исеменә лаек булдылар һәм 17 майда Казан шәһәрендә Габдулла тукай исемендәге филармония залында гала концертта катнашып, 92 коллектив арасында  уңышлы чыгыш ясадылар.

Азнакай районының 18 май яңалыкларын тыңларга

18 майдан 21 сентябрьгә кадәр Россиядә “Эшкә – велосипедта” акциясе үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүне, экологияне саклауны күздә тота.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

17 май көнне Азнакайда Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия (төбәкара һәм чит илләр вәкилләре катнашында) фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узачак. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе – 2018 кысаларындаһәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Азнакай районының 16 май яңалыкларын тыңларга

17 май көнне Азнакайда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Спорт уеннары” фестивале уза


15
май, 2018 ел
сишәмбе

18 май көнне Россиядә “Эшкә – велосипедта” акциясе үткәрелә. Азнакайлыларны аңа кушылырга чакырабыз.

Азнакай районының 15 май яңалыкларын тыңларга

Хөрмәтле азнакайлылар, сезне барыгызны да 19 майда шәһәр зиратларында оештырылачак өмәләргә чакырып калабыз.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

14-21 майда республика территориясендә урманнарда янгын чыгу ихтималы кисәтелә.
Янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе дүртенче класска җитәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International