Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.
2018 елның 18 ноябрендә 22.08 сәгатьтә Бүләк авылының Яшьләр урамы буенча янгын чыкты. Вакыйга нәтиҗәсендә печән төргәкләре янып беткән. Янгынның сәбәбе ачыклана, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
24 ноябрьдә «Син-эшмәкәр»федераль проектының белем бирү программасы старт ала. Син дә гариза бирергә өлгер!
Азнакай шәһәр прокуратурасы 26 яшьлек азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул чит милекне үзенеке итүдә гаепләнә.
2018 елның 7 мартында кабул ителгән Федераль закон нигезендә, 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы 11 163 сум күләмендә билгеләнде. Эш бирүчеләр тулысы белән эш вакыты һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрләрне күрсәтелгән минималь хезмәт хакы суммасыннан ким булмаган күләмдә айлык хезмәт хакы (оклад, тариф ставкасы,премия, өстәмә һәм башка түләүләр кебек төп өлешләре белән берлектә, сумнарда күздә тотыла) белән тәэмин итәргә тиеш.
Районда алдынгы хуҗалыкларның берсе Кәкре Елга авылында урнашкан. “Марс”лылар терлекчелек тармагында да алдынгы позицияләрне саклап килә. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендә узган эшлекле сөйләшүдә белгечләр малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
«Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсында 30 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре катнаша ала. Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.лар. Ярышларда җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак, ә аларның эшләре министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.
Спорт чарасында 9 балалар бакчасыннан 127 кеше катнашты.
Төнлә явым-төшемсез; иртән һәм көндез урыны белән юеш кар һәм юеш кар, бозлавык.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә 15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр, Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган, «Алтын йөзлек» республика конкурсын (алга таба - Конкурс) үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итәбез.