ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

     Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала.

    Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр. Ә менә егетләребез китте. Үз теләкләре белән, ир-егетлек бурычын үтәргә киттеләр.


14
май, 2014 ел
чәршәмбе

Азнакай оешмаларына чишмәләрне якын арада рәткә китерү кушылды

Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

   Азнакайлылар  язгы кыр эшләренә тон бирүчеләр сафында.  Бүгенге көндә  район  хуҗалыкларында   язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. 


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Барыгызны да халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!


6
май, 2014 ел
сишәмбе

     Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, апрель аеның соңгы ункөнлегендә  җөмһүриятебездә төрле чаралар гөрләп торды. Республикабызның киң  җәмәгатьчелеге Татарстан Язучылар  берлеге оешуга 80 ел тулуны билгеләп  үтте. 

    Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш бара. Райондашларыбызда аның  белән бәйле сораулар да туарга мөмкин.

    Безнең халык борын-борыннан бер-берсенең хәленә кереп, ярдәм итешеп яшәгән. Азнакай халкы да ата-бабаларыбыздан салынган шушы сыйфатларны саклап, тирә-юньгә игелек орлыклары чәчеп яши. Шәфкатьлелек балы янә бер кат шуңа инандырды.

    Рус җырларын башкаручыларның “Батырлыкка безне “Катюша” рухландырды” исемендәге VII республика конкурсының өч турында да уңышлы чыгыш ясап, Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләүче “Сударушка” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Юрий Хвалеев) Казан шәһәрендә буласы гала-концертта катнашу хокукына ия булган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International