Азнакайлыларның ел саен Эшмәкәрләр бәйрәме билгеләп үтелә. 1998 елда азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып “Ел эшмәкәре” бәйгесен башлап җибәргән иде. Бүген район бәйгесенә йомгак ясала.
1 февральдән газетабызга 2014 елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәяләре белән язылу башланды.
Районда иң күп продукция – көненә 30 килограммнан артыграк сөт бирүче “Миләүшә” кушаматлы сөтлебикәнең “Марс” җәмгыятеннән икәнен ачыклагач, аның яшәү шартлары белән якыннанрак танышу йөзеннән, әлеге хуҗалыкта махсус булып кайтырга уйладык.
Азнакайлылар Халык җырларын башкаручылар республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Халык җырларын башкаручылар республика конкурсының Әлмәттә узган беренче этабында җиде район арасында азнакайлылар да бар иде.
Бүген 20:14 сәгатьтә Сочида кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы була.
Узган ел районыбыз эшмәкәрләре тормышында да вакыйгаларга бай булгандыр. Аларның ирешкән уңышлары һәм алда торган бурычлары хакында сөйләвен сорап, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов һәм Әсәй авыл җирлеге башлыгы Рашат Шәйхетдинов җәмәгатьчелек тәрбиячеләре буларак башкарган эшләре белән таныштырдылар, аларга бу юнәлештә киңәшләр бирелде.