ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   Узып киткән 2013 ел Азнакай шәһәр суды һәм җәмгыяви суд участоклары өчен нинди булды? Ул алар эшчәнлегенә үзгәреш-яңалыклар өстәдеме? Нинди вакыйгалары белән аеруча истә калды? Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова белән әңгәмәбез әнә шулар һәм алар хакында гына да түгел.


5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

   3 февральдә Мәскәү мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысы атасының мылтыгын алып килә һәм география укытучысын, ярдәмгә чакырылган полиция хезмәткәрен атып үтерә, тагын бер полиция хезмәткәре авыр яралана. Әлеге фаҗига барча кешене тетрәндерде һәм мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларына игътибарны тагын да арттырырга этәрде.

Кыш үзенекен итә, әле һаман да салкын. Бу көннәрдә өшүләрдән саклану турында гел кисәтелеп торылса да, андый очраклар теркәлеп килә.


4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Узган ел гамәлгә кертелгән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр барлык азнакайлылар тарафыннан да хупланды, кагыйдәләр үтәлә, дип әйтә алмыйбыз әле. Гәрчә, аларны бозучыларга штраф-таләпләр шактый саллы булса да. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә җәза кырысланды, шуңа карамастан, мондый очраклар еш булгалый.

  Үзенең егет чакларын сагынып әнә шулай дип җырлыймы әле сәхнә йолдызыбыз?! Азнакайның бүгенге яшьләренең сагыну-сагышланыр чагы түгел, рәхәтләнеп яшәр, җир җимертеп эшләр, ду китереп күңел ачар мәлләре генә. Шөкер, тел-теш тидермәле түгел үзләренә, барсын да булдыралар.


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
4 февральдә, 16.00 сәгатьтә “Бердәм Рос­сия” партиясенең Азнакай бүлекчәсе баш­карма комитеты кабул итү бүлмәсендә мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева халыкны кабул итә.

Безнең “Маяк” газетасы коллективы 2014 елга куанычлы күрсәткечләр – 8355 данә (татар газетасы – 5037, русныкы – 3318) тираж белән аяк басты. Соңгы ике елда әбүнәчеләребез сафына меңнән артык райондашыбыз өстәлде. “Маяк” ны үз итүегез өчен чын күңелдән барчагызга рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да бергә булырбыз, сафларыбыз тагын да күбәер дип ышанабыз.

Бер яктан эшсезлек дибез, икенче яктан – үз җитештерүчеләребезне якларга... Беренчесен хәл итәр өчен икенчесенә ярдәм кирәк. Әмма күп нәрсә җитештерүчеләребезгә дә бәйле. Менә шундый тылсымлы ике башлы таяк килеп чыга.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга

   Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Рәсәй пенсионерларының пенсияләрен күтәрү мәсьәләләре каралды. Пенсияне формалаштыру вариантлары сайланды, картлык буенча түләнә торган пенсиянең яңа исәпләү тәртибе һ.б. тикшерелде. Ә бу турында Азнакай пенсионерлары ни уйлый?

   Бу көннәрдә илебез, шул исәптән, район халкы Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу датасын билгеләп үтә. Нева яры буендагы шәһәр өчен 872 көн өзмәс каты сугышлар бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International