Мөхтәрәм дин кардәшләребез, азнакайлылар! Сезне якынлашып килүче изге Корбан гаете белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Бәйрәм көнендә Азнакай районының барлык мәчетләрендә Гает намазы укылачак, чәй эчүләр оештырылачак.
Сезне 27 май көнне 14:00 сәгатьтә шәһәребезнең “Юбилейный” стадионында үтәчәк Корбан гаете ашына чакырып калабыз. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!