Коронавирустан вакцинацияга ничек дөрес әзерләнергә

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Роспотребнадзор искәртеп узганча, Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясеннән массакүләм түләүсез вакцинация уза. Хәзер гражданнар өчен Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән дүрт вакцина бар.

Ни өчен нәкъ менә хәзер прививка ясау мөһим? Җәйге чорда, гадәттәгечә, кеше үзенең сәламәтлеген һәм иммунитетын ныгыткан вакыт санала,   туклануда витаминнар һәм микроэлементларга бай продуктлар – сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимеш бар, кешеләр ешрак вакытны бинада түгел, ә саф һавада үткәрә. Шулай ук җәйге кояшлы һава шартларында һава-тамчы юлы белән тарала торган инфекцияләр белән зарарлану куркынычы сизелерлек кими.

Шуңа күрә көзге-кышкы сезонга әзерләнү өчен вакцинация үткәрү бик мөһим, чөнки традиция буенча кышкы сезонда ОРВИ, грипп һәм башка тамчы инфекцияләр белән авыручылар саны күпкә югарырак.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кайбер инфекцияләрдән вакцинацияләү шәхси эшкә әверелү очраклары да бар, дип искәртә. Әйтик, бу эпидемия һәм пандемия китереп чыгармый торган үлемгә китергән йогышлы авыруларга кагыла - котыру, столбняк, талпан энцефалиты. Бу очракларда, кеше вакцинация турында карар кабул иткәндә, ул бары тик үзе һәм үз сәламәтлеге өчен генә җавап бирә.

Кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган инфекцияләр белән хәл башка. Прививкалар белән сакланмаган очракта, мондый авыруларның массакүләм күтәрелүе котылгысыз булачак. Эпидемиядән һәм пандемиядән вакцинация генә түгел, ә кыска вакыт эчендә үткәрелә торган массакүләм вакцинация сакларга мөмкин. Мондый инфекцияләрдән прививкаланып, сез шәхси үзегез генә түгел, ә якыннарыгызга, гаиләгә карата җаваплылык та күрсәтәсез, йогышлы инфекцияне бөтенләй таралмавы турында кайгыртасыз. Исегездә тотыгыз, вакцинация кирәк, чөнки вирус инфекцияләренең абсолют күпчелегеннән нәтиҗәле дарулар юк. COVID-19 бөтенләй гадәти түгел, ә бик мәкерле  һәм катлаулы инфекция, ул начар нәтиҗә белән тәмамланырга мөмкин. Менә ни өчен инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм: бары вакцинация генә эпидемияне тулысынча үтәргә ярдәм итәчәк.

Прививкага ничек әзерләнергә

1. Антигистаминлы дарулар (аллергиядән) прививка ясатканчы яки аннан соң вакцинага реакцияне киметергә, температура күтәрелүдән, авырту һәм укол урынында шешләрдән котылырга ярдәм итәрме?

- Юк, мондый медикаментоз "әзерлек" кирәкми. Моннан тыш, ул зыян гына булачак. Күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, антигистамин препаратларны кабул итү вакцинациядән соң иммун җавапка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Антигистаминлы препаратлар анамнезында аллергия булган пациентларга кирәк булырга мөмкин. Әгәр дә алар мондый препаратларны даими рәвештә табиб билгеләү буенча кабул итәләр икән, прививка белән бәйле рәвештә кабул итүне өзәргә кирәкми. Калган гражданнарга бу препаратлар күрсәтелмәгән.

2. Прививка ясатканнан соң гриппа охшаш синдром туа – температура күтәрелә, баш авырта һ. б.?

- Бөтен кешедә дә мондый реакция булырга мөмкин түгел, әгәрдә ул бар икән — бу нормаль күренеш. Симптоматик терапия рөхсәт ителә - парацетамол кабул итәргә мөмкин. Әгәр сезгә артык көчлерәк эффект кирәк икән, ибупрофен кабул итегез. Тулаем алганда, бу ике препарат та температураны киметә, ялкынсынуга каршы һәм авыртуны баса торган эффектларга ия. Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң (аның аркасында түгел, ә алга таба вирус йоктырганда) авырырга була, мондый очраклар тасвирланган. Симптомнар, шул исәптән прививка ясатылган кешенең ОРВИ барлыкка килгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ПЦР-тест ясарга кирәк. Шул ук вакытта вакцинациядән соң авыручы кешеләр инфекцияне җиңел кичерәләр һәм өзлегүләр юк.

3. Кеше барыбер дә сакланмый һәм беренче прививкадан соң коронавирус эләктереп ала икән, нишләргә?

- Бу очракта вакцинаның икенче дозасы кертелми.

4. Хроник авырулар булган кешеләргә (хроник гастрит, ашказын - эчэк авырулары, артериаль гипертония һ. б.) нәрсә эшләргә?

- Теләсә нинди хроник авырулары булган кешеләргә беренче чиратта прививка ясатырга кирәк, чөнки алар COVID-19 авыр өзлегүләренең югары риск төркемендә торалар, ләкин вакцинация алдыннан, һичшиксез, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

5. Вакцинация алдыннан нинди дә булса анализлар тапшырырга, тикшерүләр узарга кирәкме?

- Мондый таләпләр юк. Иң мөһиме, сезнең вакцинация көнендә хәлегез яхшы булсын. Прививка ясатыр алдыннан пациентны табиб карый, кан басымын үлчи, температураны һәм кискен авыруларны булмавын (борын, тамак) тикшерә. ПЦР-тест яки таҗга каршы антитәнгә тест бирү бирмәү һәркемнең шәхси эше.

6. Борчылмас өчен вакцинация алдыннан тынычландыргыч препаратлар кабул итергә буламы?

Әйе,була. Борчылу, стресс аркасында кан басымы күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә вакцинация көнендә иртәдән кан басымын контрольдә тотарга һәм кирәк булса, дәвалаучы табиб билгеләгән гипотензив препаратларны кабул итәргә киңәш ителә.

7. Әгәр кеше аллергик булса, вакцинага реакция булу куркынычы бармы?

Аллергик булсагыз, бу хакта табибка прививка ясатыр алдыннан хәбәр итегез. Табиб нинди вакцина белән прививка ясатырга киңәш итә, аларның составы төрле.

 

Азнакай районының гигиена һәм эпидемиология үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International