28 июль — Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча ел саен 28 июльдә Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу дата 1964 елда гепатит вирусының өске антигенын ачкан Нобель премиясе лауреаты Барух Самюэль Бламберг хөрмәтенә сайланды.

            Мондый көн беречне тапкыр 2008 елда гепатитка каршы көрәш буенча халыкара альянс инициативасы белән үткәрелде. 2011 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу датаны үз календарена кертте, шул рәвешле Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне рәсми статус алды.

            Бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяның төрле илләрендәге медицина хезмәткәрләренә, кешеләргә вирус гепатиты һәм аның китергән авырулар турында сөйләп, профилактика чаралары үткәрергә тәкъдим итә. Профилактика чаралары, мәсәлән, гепатитка каршы вакцинация дә зур әһәмияткә ия.

            Хәзерге вакытта  гепатитны  биш төрле вирус барлыкка китерә: А, В, С, D һәм Е вирусларыны.

            Бу вируслар төрле юллар белән күчергә мөмкин: гепатит А һәм Е — пычранган азык — төлек продуктлары һәм су аша; В гепатиты — куркыныч кан һәм организмның башка сыеклыклары аша; С — нигездә, зарарланган кан аша һәм D гепатиты В гепатиты булганда очракта өстәмә инфекция буларак кучә.

            В һәм хроник вирус гепатитлары бавыр циррозы һәм бавырның беренчел яман шеше (гепатоцеллюляр карцинома) кебек тискәре күренешләрнең үсеше белән бәйле.

            В һәм С гепатитларның вируслары кан һәм башка биологик сыеклык аша тапшырыла, ә чир еш кына тире яки лайлалы тышчаларга зыян китерү белән бергә бара торган гадәти булмаган манипуляцияләр башкарганда күзәтелә: наркотик чаралар (аеруча куркыныч) кулланганда, татуировкалар ясау, косметик, маникюр, педикюр һәм башка процедураларны башкарганда зарарланган эш коралларын кулланганда күчә. Зарарлану җенси мөнәсәбәт аша, шулай ук инфекция бала табу вакытында йогышлы анадан балага күчә. Гепатитның югары нәтиҗәле профилактика чарасы буларак куркынычсыз вакцина эшләнгән, ул 1982 елдан башлап дөньяның күп илләрендә уңышлы кулланыла.

            Дөньяның күп кенә илләрендә сәламәтлек саклау өчен җитди проблема булып А һәм Е вирус гепатитлары тора, аларны йоктыру нигездә су, азык-төлек һәм контакт-көнкүреш юллары белән гамәлгә ашырыла. Авыруларның саны халыкның эчә торган куркынычсыз су белән тәэмин итү белән тыгыз бәйләнгән.

            Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көнендә җәмәгатьчелек игътибарын конкрет гамәлләргә җәлеп итү мөмкинлеге ачыла:

  • вирус гепатиты һәм аның белән бәйле авыруларны профилактикалау, скрининг һәм аңа каршы көрәшне көчәйтү ;
  • В гепатитына каршы вакцинация чараларын көчәйтү һәм бу вакцинаны иммунизацияләүнең милли программаларына кертү;
  • глобаль җавап чараларын координацияләү. 

            Россия Федерациясендә гепатитка каршы вакцина профилактика прививкалары милли календарьга кертелгән, гепатитка каршы прививка халык өчен бушлай ясала.

            Бөтендөнья гепатит белән көрәшү көне кысаларында эпидемиологик күзәтчелекне камилләштерү һәм вирус гепатитларын профилактикалау чараларын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр, семинарлар, гепатитларны профилактикалау мәсьәләләре буенча халык өчен лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрелә.

 

Әлмәт районының “Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International