ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында 2019 елның 3 сентябрендә МБУ «Мәдәни үзәк»тә учреждение хезмәткәрләре белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Терроризм - кешелеккә янау” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.

3 сентябрь көнне илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылган иде. Әлеге коточкыч һәлакәттән соң 15 ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.

Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан азнакайлылар да Балалар иҗаты үзәге каршына җыелып, бар дөньяда тынычлык булуын, мондый кан коюларның кабатланмавын теләп, якты дөньядан вакытсыз киткәннәрне – кешелек кануннарын санга сукмаучы кансызлар корбаннарын искә алдылар.

Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.

Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2019 елның 11 сентябреннән алып 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Фәхразый Шәмсимөхәммәт улын алып китте.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  бүгенге  көнгә   65%,  ягъни    930 мең  га ашлык  мәйданда  ашлык җыелган. Бер гектардан  уртача  30,4 центнер ашлык  чыга.  Иртәгә  яңа  уңыштан   амбарларга    салынган ашлык  3  млн.  тоннага  җитәчәк. Мондый  саннарны  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  китерде.  


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 23 августында Азнакай шәһәренең Тарсус паркында « Мәдәни мохит» проекты буенча 
Гөлназ Хәйруллина Mrs Grammar командасы белән Бер дулкында "мәдәни үзәк". Инглиз кичәсе үткәрелде

Сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре белән тәбрик итәм.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International