Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрнең Татарстан мәйданында тагын бер чара, яман шеш белән авыручы ике сабый – Ислам Мостафин һәм Әдилә Мөхәммәтҗановага ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты үтте.
8 июнь көнне “Изгелек” паркында район һәм шәһәр мәдәният сарае хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен «Изгелек илендә могжизалар» дип исемләнгән театрәлләштерелгән тамаша күрсәтте. Бәйрәмдә мультфильм геройлары балалар белән җырлап, уйнап, биеп күңел ачтылар. Әлеге бәйрәмнең исеме “Изгелек илендә могжизалар” дип аталуы юкка гына түгел, кичә барышында балаларның хыяллары, теләкләре тормышка ашты. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды, баллы туңдырмалар таратылды. Бәйрәмдә катнашкан үзенчәлекле балаларга бары тик изгелек, яхшылык, шатлык-куанычлар гына буләк итәсе, мизгелгә генә булса да аларның борчуларын, авыртынуларын оныттырып, матур хыяллар доньясына кумәсе килә. Балалар өчен иң куанычлысы сабын куыклару кабарту булды.
Азнакай районының 8 июнь яңалыкларын тыңларга
Азнакай районының 7 июнь яңалыкларын тыңларга
12 июнь көнне кичке сәгать 6 да Гаилә паркында Рәсәй көненә карата бәйрәм чарасы уздырыла.
Азнакай районының 6 июнь яңалыкларын тыңларга
Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан 26 майдан 26 июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе үткәрелә.
Азнакай шәһәр прокуратурасы җирлегебездә иҗтимагый оешмаларның берсен җитәкләгән 44 яшьлек хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул эш урыныннан файдаланып, җиһаз үзләштерүдә гаепләнә.
Район эшмәкәрләр берлеге һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә район башкарма комитеты бинасында 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр “Эшмәкәр көне” уздырылачагын хәбәр итә. Беренче кабул итү 28 июньдә булачак.
Азнакай районының 1 июнь яңалыкларын тыңларга