ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Сезне искиткеч матур бәйрәм – Халы- кара балаларны яклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Янгын күзәтчелеге бүлеге, ВДПО, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан дүрт бала тәрбияләүче гаиләләр автоном янгын датчиклары белән тәэмин ителә. Бүгенге көндә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бирелгән исемлек нигезендә шундый 139 датчик куелды.

Балаларны яклау көне уңаеннан 8 июньдә Азнакай шәһәрендә күңелле чаралар оештырыла.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендәге “Калинушка”  җыр һәм бию ансамбле һәм Равиль Каримов җитәкчелегәндәге “Ләззәт” бию коллективы Лаеш районы Русское Никольское авылында уздырылган XXVI  “Каравон” Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә чыгыш ясап кайттылар.

Татар эстрадасы артистлары катнашында райондашларыбыз – 5 яшьлек Ислам Мостафин һәм 3 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗановага дәвалану өчен ярдәм йөзеннән хәйрия концерты.


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Бәла-каза ишек шакып түгел, көтмәгәндә килә. 18 май көнне иртәнге 8.00 дә Әлкәй авылындагы торак йортта электр челтәренең төзексезлеге сәбәпле ут чыккан. Гаиләдә иң өлкәне Минзия апа Шәйхулова, урам яктан тәрәзәне ватып кереп улы Динарга, оныкларына чыгарга булышкан. Өй тулысынча янып беткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Спиртлы продукцияләрне законсыз сату очракларына юлыксагыз яки бу мәсьәләгә бәйле сорауларыгыз туса, фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, Татарстандагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына (https://uslugi.tatarstan.ru.) кереп, бу хакта хәбәрләрегезне калдыра аласыз. Нигезле дип табылган хәбәрләр өчен матди кызыксындыру каралган булуы хакында да онытмагыз. Бу түләү 1 мең сумнан алып, 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 28 май яңалыкларын тыңларга

29 май көнне сәгать 8.00-12.00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгечесе Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп, балалар катнашуы белән торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.


25
май, 2018 ел
җомга

Балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә Азнакай шәһәрендә күңелле чаралар оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International