ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик планның башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.

2020 нче елның 27 нче февралендә Азнакай шәһәренең 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында "ата-аналарны белем бирү эшчәнлегенә актив җәлеп итү өчен шартлар тудыру" темасына зона семинар-практикумы узды

 

26 февраль көнне Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган  «Татарстан – минем республикам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.

19 февральдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы башланды. Конкурсның максаты-шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, тарих белән кызыксынуны үстерү, архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. Бу бәйге республика архивчылары тарафыннан үткәрелде һәм Татарстанда һәм аннан читтә дә җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну уятты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра,  конкурс  5 – 10 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ярышлар 2020 елның 29 февралендә Тымытык авыл җирлеге территориясендә Ык елгасы ярында үткәрелә
 

Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.

Начар метеорологик күренешләр:

27 февральдә кичен, төнлә 28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, көндез 28 февральдә көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында  белешмә

Милек салымнары буенча мәгълүмат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International