ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  

Бу  хакта  күптән түгел  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узган  Татарстанның  Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе       Рәмис Сәхапов сөйләде.  

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2019 елының 10 ае өчен янгыннарның статистикасына анализ тәмамланды. Янгыннар, кызганычка каршы, хәзерге тормышта иң куркыныч һәм үлем куркынычы булган вакыйгаларның берсе булып кала бирә. 


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Прицеплар базасында компактлы туристлык модульләре җитештерүче Азнакай PetSun заводы БУЛАТ маркасы астында 2,4 м озынлыктагы борт прицепының беренче моделен чыгарды.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 13 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында Азнакай районы территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.
Чара 2019 елның 20 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Азнакай ш.Ленин ур., 18 нче йорт) консультация формасында (сорау-җавап), консультация ярдәме күрсәтергә әзер булган белгечләр, федераль башкарма хакимият органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында узачак.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (һәм Казан шәһәрендә), төнлә бозлавык.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.
 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International