Кызыксынган затлар әлеге мәгълүматләрне Татарстан Росреестрының дәүләт фонды мәгълүматларыннан сората ала. Татарстан Росреестры Дәүләт фонды мәгълүматләре архивында 516 меңнән артык документ саклана, шуларның 50 % электрон рәвешкә күчерелгән.
Һәркемнең хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләре бар.
Гражданинның пенсия алды яшенә җитүе хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай ук эшкә алганда сәбәп булып тора алмый.
10 нчы август көнне Ишкай исемендәге паркта “Мәдәни мохит” проекты кысаларында МБУ "Мәдәни үзәк" хезмәткәрләре «Шәһәрнең елмаюлар жыю» акцияне үткәрделәр. Балалар бик теләп төрле уйнарларда һәм конкурсларда катнаштылар. Флешмобта кызыксынып бииделәр һәм безнең белән күңелле вакыт үткәрделәр.
Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсенә белгечләр, бигрәк тә тар белгечлек ияләре җитмәве соңгы елларда үзен бик сиздергән иде. Инде шөкер, узган ел 6 табиб элек булганнарның сафын тулыландырса, быелның август башында үзәк сырхауханә янә 4 яшь белгечне кабул итте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт инспекторлары белән законсыз җирләрне басып алу бу елны 2000 артык очраклары ачыкланган.
8 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле яңгыр , көчле җил (секундага 17 метрга кадәр, урыны белән 19-24 метрга кадәр) , күк күкрәү көтөлә.
Азык-телек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре (коры җил, туфрактагы корылык, коры һава) нәтиҗәсендә туган куркынычныбетерү максатларында, «Халыкны һәм территорияләрне табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә:
7 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил (секундага 15-20 метрга кадәр) , күк күкрәү көтөлә, көндез боз явар дип көтелә.
Көннәр шулкадәр эссе ки, нәни генә очкыннан да бар да дөртләп кабынып китәр кебек. Бу чорда тир түгеп үстергән игенкәйләребезне янгыннан саклау аеруча зур тырышлык, игътибарлылык таләп итә.
Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәкчелегенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.