Район эшмәкәрләр берлеге һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә район башкарма комитеты бинасында 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр “Эшмәкәр көне” уздырылачагын хәбәр итә. Беренче кабул итү 28 июньдә булачак.
Азнакай районының 1 июнь яңалыкларын тыңларга
Сезне искиткеч матур бәйрәм – Халы- кара балаларны яклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Янгын күзәтчелеге бүлеге, ВДПО, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан дүрт бала тәрбияләүче гаиләләр автоном янгын датчиклары белән тәэмин ителә. Бүгенге көндә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бирелгән исемлек нигезендә шундый 139 датчик куелды.
Балаларны яклау көне уңаеннан 8 июньдә Азнакай шәһәрендә күңелле чаралар оештырыла.
Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендәге “Калинушка” җыр һәм бию ансамбле һәм Равиль Каримов җитәкчелегәндәге “Ләззәт” бию коллективы Лаеш районы Русское Никольское авылында уздырылган XXVI “Каравон” Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә чыгыш ясап кайттылар.
Татар эстрадасы артистлары катнашында райондашларыбыз – 5 яшьлек Ислам Мостафин һәм 3 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗановага дәвалану өчен ярдәм йөзеннән хәйрия концерты.
Бәла-каза ишек шакып түгел, көтмәгәндә килә. 18 май көнне иртәнге 8.00 дә Әлкәй авылындагы торак йортта электр челтәренең төзексезлеге сәбәпле ут чыккан. Гаиләдә иң өлкәне Минзия апа Шәйхулова, урам яктан тәрәзәне ватып кереп улы Динарга, оныкларына чыгарга булышкан. Өй тулысынча янып беткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Спиртлы продукцияләрне законсыз сату очракларына юлыксагыз яки бу мәсьәләгә бәйле сорауларыгыз туса, фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, Татарстандагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына (https://uslugi.tatarstan.ru.) кереп, бу хакта хәбәрләрегезне калдыра аласыз. Нигезле дип табылган хәбәрләр өчен матди кызыксындыру каралган булуы хакында да онытмагыз. Бу түләү 1 мең сумнан алып, 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Азнакай районының 28 май яңалыкларын тыңларга