ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 23 гыйнварь яңалыкларын тыңларга

23-25 гыйнварда Азнакай муниципаль районында гражданлык оборонасы штабы, эвакуация органнары, районның гражданлык оборонасы хезмәтләре белән махсус күнегүләр үткәреләчәк.

Яңа елга шәһәребез иң матур төсләре белән балкып, бәйрәмчә купшы итеп бизәлде. 31 декабрьдә Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында зур тама­ша оештырылды, бәйрәм салюты атты. Үзәк чыршы боз шәһәрчеге белән бәйрәм ялларында да азнакайлыларны үз янына җыеп, әкияти мизгелләр бүләк итеп торды.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районының 19 гыйнварь яңалыкларын тыңларга

“Азнакай” АФ җәмгыяте терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Урманай һ әм Б еренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. ХПК терлекчеләре көнгә 7535 кг сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1519 килограммга күбрәк. Бер сөтлебикәгә 14,8 кг туры килә. Римма Салихова (бер сыерга елга 6885кг сауган), Лилия Закирова (6264кг), Нәсимә Фәрукшина (5893кг), Гөлнур Зиннәтуллина (5342 кг), Зөлфия Исмәгыйлова (5885кг), Илгизә Нигъмәтуллина (5899 кг), Мәүлидә Лотфуллина (5885кг), Гөлназ Манаева ( 5479кг) хуҗалыкның алдынгы, алыштыргысыз сыер савучылары.

Яңа елга шәһәребез иң матур төсләре белән балкып, бәйрәмчә купшы итеп бизәлде. 31 декабрьдә Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында зур тама­ша оештырылды, бәйрәм салюты атты. Үзәк чыршы боз шәһәрчеге белән бәйрәм ялларында да азнакайлыларны үз янына җыеп, әкияти мизгелләр бүләк итеп торды.

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны бүләкләүдән һәм узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Азнакай районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләренә әзерлек эшләре бара.

Яңа ел бәйрәмнәре күптән артта калса да, аның шатлыклы вакыйгалары күңелләрне әле дә сөендерә. Һәр елны районыбызда предприятиеоешмалар, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә.


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Азнакай районының 17 гыйнварь яңалыкларын тыңларга


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International