1975-80 елларда тимераякта узышу буенча СССР җыелма командасының төп составында чыгыш ясаган Азнакай кызы Розалия Равзетдинованың исеме ил күләмендә яңгыраган чорга туры килә аның балачагы. Спортчы кызның үрнәге күпләрне тимераякка бастыра ул елларда. Әлбәттә инде, Эльвира Гыйльфанова (Мөхәммәтова) да искәрмә була алмый.
Көзге кыска, яңгырлы көннәрнең кояшлы мизгелләрен файдаланып, басудан берничә фотосурәт алырга теләп, редакция машинасы белән басуга юл алдык. Әле кайчан гына алтынсары башаклардан шаулап утырган кырлар чемкара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен кияргә дә өлгергән. Бу вакытта инде башка елларда басулар, ындыр табаклары бушап кала иде. Быел исә башкачарак, чөнки Азнакайлылар яңа башлангыч алдылар: табышлы, югары маржиналь культуралар: орлыкка кукуруз һәм көнбагыш игә башладылар.
Күрше-күләнне барлап, аларның көнкүрештә туган проблемаларын хәл итүдә тиешле органнар белән икеараны бәйләүче күпер булып торган, ел әйләнә төрле очрашулар, күңелле ял чаралары оештырып килгән иҗтимагый үзидарәләрнең җәмгыяви роле елдан-ел саллылана бара. Шәһәрдәге 13нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова да эшенә бар тырышлык-тынгысызлыгын биргәннәрнең берсе.
Азнакайның яшь мөселманнары ел саен уза торган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашуда булып кайтты һәм республика квестында катнашты.
Илебездә йод дефицитына багышланган акция старт алды. Шул уңайдан табиб-эндокринолог Рөстәм Джанзаков белән әңгәмә корып алдык. Бүгенге көндә җитди мәсьәлә булып баскан организмга йод җитмәүдән килеп чыккан авырулар турында ул менә нәрсәләр сөйләде:
Безнең районда шундый күркәм гадәт бар – якташ әдипләребезнең нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга тәкъдир итү. Илдус Гыйләҗевның “Ихлас тойгылар” дигән җыентыгын да район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре көтеп кенә торган диярсең, авторның үзе һәм зал тулы шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды.
Ветеран үзешчәннәрнең “Балкыш” республика фестивале инде бишенче елын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында үтә. Башкаланың Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе залында барган гала-концертта фестиваль лауреаты исемен яулаган Азнакайның “Ләззәт” биюансамбле дә чыгыш ясады.
Хатын-кызларга Аллаһыбыз тарафыннан гаилә учагын сүндермичә саклау, нәселне дәвам итү бурычы йөкләнгән. Бөтендөнья татар конгрессы каршында 1990 елда оештырылган “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы нәкъ шуны саклап калырга тырыша да. Әле быел апрель аенда гына Җир шарының барлык кыйтга һәм илләреннән 500 хатын-кызны җыеп IV форумнарын уздырып, милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү, мәгариф өлкәсендә милли тәрбия, әлеге өлкәләрдә кулланышта булган яңа проектлар хакында бәйнә-бәйнә сөйләшкән-фикер алышканнар иде.