ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
5 февральдә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды.
Биш ел вакыт белән  508-527 нче Азнакай шәһәре һәм 528-569 нчы Азнакай районы сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына һәм участок сайлау комиссияләре составы резервына  билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында мәсьәлә буенча район Советы аппараты җитәкчесе А.Хәлиуллин доклад ясады.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
6-7 февраль көннәрендә Азнакай муниципаль районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре уза
15 февральдә Казанның К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Азнакай якташлары очрашуы уздырыла.
Җомга көнне  хисап  җыелышы  “Мөстәкыймов ис.” ҖЧҖдә булды. Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль  Шәфыйгуллин җәмгыятьнең  узган елга эш нәтиҗәләре һәм  алга бурычлар турында  тирән анализлы доклад белән чыкты.  Мәндәйлеләр узган ел  гектарыннан уртача 29 центнер уңыш  җыйнап алганнар,  район буенча дүртенче урында баралар. Малларны кышлату чорына  14013 ц. азык берәмлеге хәзерләнгән,  бу бер баш шартлы терлеккә  33,6  центнер дигән сүз.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
“Азнакайнефть” идарәсенең “Каенкай” сәламәтләндерү-спорт базасында хезмәт коллективының ел йомгакларына багышланган конференциясе узды. Аның эшендә структур подразделениеләрдән сайланган делегатлар, “Татнефть” ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, компания профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, эргәдәш предприятие һәм сервис хезмәте күрсәтү җәмгыятьләре җитәкчеләре, баш белгечләре, гамәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Анна Дмитриевна Соколова 19 гыйнварда 90 яшен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе А.Шәмсетдинов, аның урынбасары Д.Гыйләҗев, район-шәһәр ветераннар советы рәисе М.Кәримов, “Өмет” социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.Юнысова тәбрикләде, РФ Президенты В.Путинның һәм Азнакай муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллинның котлауларын, бүләкләр тапшырдылар.

Түләүләр арта, “бәхет хатлары” бетә Һәр яңа ел безгә нинди дә булса яңалык алып килә. Без тормыштан уңай үзгәрешләр, күңелле хәбәрләр көтәбез. Өлкөн буынны исө пенсия мәсьөлөсе бик кызыксындыра. 2013 елда Пенсия фондында нинди үзгәрешләр көтелә икөн? Әлеге сорау белән без Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек.


1
февраль, 2013 ел
җомга
Узган җомгада социаль мәсьәләләр буенча туры элемтә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев алып барды. Халыктан кергән күпсанлы сорауларга тиешле учреждениеләрдән җаваплар алынды. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖнең узган 12 ай йомгаклары һәм агымдагы елда башкарасы эшләренә, коллектив шартнамәсенең үтәлешенә багышланган конференциясе узды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.
“Татнефть” ААҖ белгечләре тарафыннан узган елда нефть промыселы объектларының экологик хәвефсезлеген арттыру буенча шактый күләмдә эш башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International