ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2013 ел
сишәмбе
«Татнефть» ААҖнең Бөгелмә механика заводы «РусГазИнжиниринг Дәүләт концерны» өчен һава суыту аппаратлары блоклары җитештереп озатуга кереште.
Бөгелмә механика заводы һәм «РусГазИнжиниринг Дәүләт кон­церны» арасында «Лукойл — Көнбатыш Себер» ЧҖҖнең Находка чыганагындагы өстәмә басым бирү компрессор станциясе (ДКС) өчен 9 һава суыту аппаратлары блогы җитештереп озату турында килешү 2012 ел азагында төзелгән иде.

1
март, 2013 ел
җомга
Мөслим авылында хисап җыелышы үзара киңәшләшү, фикер алышу шартларында барды.
Урсай авылы җирлеге башлыгы (җирлеккә Урсай һәм Мөслим авыллары керә)  Илнур Ярмиев  узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталганнан соң, мөслимлеләр бердәм булып, киләчәктә авылны тагын  да матурлау, уңайлы итү мәсьәләсендә үз фикерләрен белдерде.

28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак.
Бәлки шуңадыр да, бүген яше дә карты да спортка тартыла, күп кенә ата-аналар ул-кызларын спорт түгәрәкләренә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша. Районыбызда спорт яхшы үсеш алганмы? Без бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов  белән очрашып сөйләштек.
Районыбызда барыбыз да яраткан спектакль герое Әлмәндәр карт яшенә җитүчеләр шактый. Гыйльменур апа Җәләева да Ватан сакчылары көне алдыннан үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Февраль ае башларында Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында “Актүбә йолдызлар кабыза” балалар иҗаты бәйгесенең ХI фестиваленә сайлап алу туры уздырылды.
Ул ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына, Бөтендөнья студентлары һәм яшьләренең быел җәй Казанда узачак ХХVII универсиадасына  багышланды.
Хөрмәтле азнакайлылар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Бу тантаналы көндә кулына корал тотып Туган илебез иминлеге сагында торучыларның, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәрнең барысын да хөрмәтлибез.

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Районыбызда өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау дәвам итә. Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, тыл фидакаре Нәҗибә апа Мәхмүтова да 95 яшен билгеләп узды.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Агымдагы ел башыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә «Татнефть» АА Җ хезмәт коллективының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм агымдагы ел бурычларына багышланган конференциясе булды.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Хәзер шулкадәрле уңайлы, тиз генә барасы  җирең булса, такси гына чакыртасың.  Ишек төбеннән алып китеп барасы җиреңә илтеп тә куя. Казанга  барырга теләсәң дә, минуты секунды белән юлга чыгарга була, сәгать саен машина (“Газель”мы, уңайлы автобусмы) йөреп  кенә тора.  Өлкәнрәк буын вәкилләре хәтерлидер әле:  башкалага барыр өчен билет алырга чират алып, касса төбендә төннәр кунган чаклар да бар иде. Кондиционерлы, җайлы утыргычларга утырып сәфәр чыкканда  бу уңайлыкларның нигезендә тынгы белмәс, армый-талмый эшләүче эшмәкәрләребезнең тырышлыгы ятуын уйламыйбыз да.  Шундыйларның берсе – “Апельсин” пассажирлар агентлыгы, “ФРИВЭЙ” ҖЧҖ  җитәкчесе  Рамил Шәйхлисламов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International