Узган сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә “Азнакайнефть” идарәсенең “Каенкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда “Сандугач сайрар илем” фестиваленең финал туры узды. Анда нефть төбәгендәге унбиш районнан җиде яшьтән алып ундүрт яшькә кадәр 79 бала катнашты.
Районыбызда 4253 инвалид яши, шуларның 271 е - балалар. Аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән шактый чаралар оештырыла. Менә ундүртенче ел рәттән хәйрия марафоны үткәрелде. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевкә мөрәҗәгать иттек.
Әйе, әле кайчан гына “Тукай” ҖЧҖдә шаулап-гөрләп республика дәрәҗәсендә семинар-киңәшмә узган иде. “Тын алырга” да өлгермәделәр, тукайлылар районда иң беренчеләрдән булып хуҗалыкларда хисап җыелышларын башлап җибәрде.
Илбәк авылында яшәүче Зәкия Гыйльфанова туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.