ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Тарихи-мәдәни мирас елы уңаенннан республика күләмендә уздырылган “Сездә ничек? Бездә шулай!” конкурсында мәктәбебездән 3 укучының җиңүчеләр арасында булуы бездә горурлык уятса, Тукайның туган ягына барасыбызны белү исә шатлык хисе өстәде.

4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә генә шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә белем алучы 10 нчы “б” сыйныфы укучылары укытучылары Клара Гәрәйшина  җитәкчелегендә Азнакай ПАТП сында кунак булып киттеләр.

Татар милли мәдәниятен саклау һәм баету, халык иҗатын популярлаштыру максатыннан, беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Халык моңы – Илһам» фольклор фестивале үтте.

Архив мәгълүматларына караганда, 40 ел элек, 1972 елның октябрендә район комсомол конференциясендә Азнакай районы ветераннар советын төзү турында карар кабул ителә. Ул елларда комсомол райкомы секретаре Суфия Кашап кызы Җамалиева була. Конференциядә КПСССның райком секретаре Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов җитәкчелегендәге районның барлык җитәкчеләре дә катнаша.


1
июнь, 2012 ел
җомга

Иң бәхетле, кояшлы, рәхәт кљн ул балачак бәйрәме. Без, өлкәннәргә, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны янә бер кат искәртү көне. Дәүләт һәм җәмгыять балачакны кеше тормышының киләчәккә нигез салучы иң мөһим этабы дип саный. Авыр хәлдә калган балаларның игътибарга аеруча мохтаҗ икәнлеген без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Районда узучы хәйрия чаралары – азнакайлыларның күңелләре изгелек һәм мәрхәмәтлелек белән тулган булуына тагын бер дәлил.

Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсе белгечләре ассызыклаганча, хезмәт базары тотрыксыз икътисади шартлар тәэсирендә оеша, бер үк вакытта кризистан да чыгып килә һәм вакансияләр көннән-көн арта. Өстенлекле профессияләрне фаразлау өчен ел саен эш бирүчеләр арасында миниторинг үткәрелә. Аларның кайсыларына ихтыяҗ зур соң?

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Яшьләр үзәгендә районның яшьләр лидерлары киңәшмәгә җыелды.

“Мәгариф турында” РФ законы һәм “Гомумбелем бирү учреждениеләренә гражданнарны кабул итү Тәртибен раслау турында” РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 15 февралендә чыккан 107 нче боерыгы нигезендә мәктәп үзенә беркетелгән шәһәр яки район территориясендә яшәүче гражданнарны кабул итә.

Мәдәният йортында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы үтте.


30
май, 2012 ел
чәршәмбе

Кичә Таллы Бүләк АХҖКда сабанчы механизаторлар бәйгесе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International