1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
26 сентябрьдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә “Татарстанның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2019” республика бәйгесенең зона туры узды.
Районның иҗтимагый советы әгъзалары шәһәребездәге «Алтынчәч» балалар бакчасында булып, анда туган телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, дәресләрдә булдылар.
Азнакай районында “Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында Мәдәни үзәк белгечләре гимназиянең беренче сыйныф укучылары белән “Балалар терроризмга каршы” дигән чара уздырдылар.
2019 елның 23 сентябреннән 26 октябренә кадәр
«ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ исәп-хисап үзәге кассасы эшендәге үзгәрешләргә игътибар итә.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 25 сентябрьдә төнлә һәм иртән юлларда аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин
2019 елның 23 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Болгар урамы буенча автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнгән.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
«Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.