ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кешеләрдә (H1N1) яңа грипп вирусы тудырган грипп билгеләре: югары температура, ютәл, тамак авыртуы, борыннан су агу яки тыгылу, бөтен тәннең авыртуы, баш авырту, туңдыру һәм хәлсезләнү.

24 гыйнвар кичендә, төнлә-2019 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кар, көньяк җилнең 17 м/с кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Ритейл базары экспертлары ассоциациясе белән берлектә «Россия Ритейл атналыгы» V Халыкара бизнес һәм хакимият форумын (алга таба – Форум) үткәрә, ул 2019 елның 3-8 июнендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә (Мәскәү, Краснопресненская Наб., 12) узачак.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 24 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

Аукционны оештыручы: «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе (почта адресы: 423330, Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты, 22 йорт; e-mail: mup.mpp@yandex.ru, элемтә өчен тел.: 885592-75-29, Мортазина Әлфия Әнвәр кызы). 


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Кеше кайда гына яшәсә дә туган ягын сагынып, аның белән һәрчак кызыксынып тора. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 26 гыйнварда, Яр Чаллы шәһәрендә якташлар очрашуы үткәрелә. “Энергетик” Мәдәният сараенда 15.00 сәгатьтә узачак әлеге чарада азнакайлылар җыр-моңга бай концерт программасы тәкъдим итә. Чаллыда яшәүчеләр өчен шулай ук ярминкә дә оештырылачак. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшмәкәрләребез продукциясен, оста кулларыбыз ясаган әйберләрне сатып алырга мөмкин булачак.

Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.

 

Республикада яшәүчеләрнең легаль булмаган хезмәт базары, ягъни  эш хакын бирү буенча законнар җыелмасын бозу фактлары турында  ТР “Халык контроле” мәгълүмати системасына хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды. Моның өчен “Халык контроле” нең “Соры хезмәт базары” бүлегенә керергә кирәк.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

РФ Саклану министрлыгы фәрманы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын төзү максатында аларның фотосурәтләрен туплау бара. Шул уңайдан Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мәгълүматларын туплый. Фронтовикларның туры басып төшкән фотосурәтләрен һәм аларның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, хәрби дәрәҗәсе, бүләкләре турында мәгълүматларны хәрби комиссариатка китерүегез сорала. Сканердан үткәрелеп, алар кире кайтарылачак. Бу изге эшкә барыбыз да актив кушылыйк!


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).

«Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының муниципаль этабы игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International